Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19 очраклары узган тәүлектә җиде меңнән азрак теркәлгән


Русиядә узган тәүлектә 6800 яңа очрак ачыкланган. Татарстанда 40, Башкортстанда 50 кешедә COVID-19 рәсми расланган. 25 июнь кич Татарстанда бер кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 40 кешедә коронавирус расланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Барлыгы 4390 кешедә вирус ачыкланган, 695 кеше хәзер авырудан дәвалана, 2684 кеше савыгып чыккан. Русия статистикасында барлыгы 11 кешенең үлүе күрсәтелә.

Татарстан штабы мәгълүматына караганда, республикада коронавирустан 14 кеше үлгән. 20 июньдә Түбән Кама районында 1940 елгы хатын-кыз вирустан һәлак булган. Татарстан штабы хәзер республикада 1161 кеше вирустан дәвалануын дәвам итә дип белдерә. Узган тәүлектә тагын 52 кеше савыгып чыккан диелә.

Башкортстанда узган тәүлектә 50 яңа очрак рәсман теркәлгән, барлыгы 5171 кешедә COVID-19 расланган, шулардан 2370 кеше авыруның актив фазасында диелә. Үлемнәр турында хәбәр ителми, республикада барлыгы 18 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми расланган.

Русиядә коронавирус йоктыруның тәүлеклек саны 29 апрельдән бирле беренче тапкыр җиде меңнән ким булган. Узган тәүлектә 6800 кешедә вирус табылган, вирус эләктерүчеләр саны 620 794кә җитте. Узган тәүлектә 176 кеше коронавирустан һәлак булган, эпидемия барышында үлемнәр - 8781 кеше.

Рәсми саннар. 26 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 171 (+50) 2 783 (+140) 18 (+0)
Татарстан4 390 (+40) 3 684 (+23) 11 (+0)
Русия620 794 (+6 800) 384 152 (+8 988) 8 781 (+176)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG