Татарстанда шәһәрләрне ябарга җыенмыйлар. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар сорауларына җавап биргәндә белдерде.
"Кичә месенджерларда шәһәрләрне ябарга, керү-чыгу юлларын кабат тикшерергә мөмкиннәр дигән фейк хәбәрләргә кайбер районнар үз фикерен әйтте. Рәхмәт аларга. Янәсе, мондый күрсәтмәне тәртип саклау оешмалары сүздән генә биргән. Шуңа игътибар итәсебез килә, барлык рәсми мәгълүматларны да оператив штаб кына җиткерә. Шәһәрләрне ябу планы юк. Вазгыять контрольдә тора. Зур эш алып барыла. Татарстанда яңа йоктыручылар бар, ләкин бар да гадәттәгечә бара. Яңа чикләүләр кертү көтелми. Шәһәрләрне ябарга мөмкиннәр дигән хәбәр дөреслеккә туры килми", диде Галимова.
Татарстан президенты сүзчесе Чаллыдагы вазгыятькә дә тукталды. Аерым алганда, Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Чаллы СПИД үзәгенең элекке баш табибы Галимҗан Зариповның мөрәҗәгатенә аңлатма бирде.
"Атна башында сәламәтлек саклау министры Зарипов белән аерым очрашты. Алар үзара аңлашты. Министр аңа нинди эшләр алып барылуы, COVID белән бәйле куркыныч хәбәрләр ишетелә башлауга тиешле чаралар күрелүе турында сөйләде. Бер хастаханәнең профилен үзгәрттеләр, һоспитальләштерүдә маршрутны яңарттылар. Миңа билгеле булганча, Зарипов әлеге аралашудан канәгать калган.
Министрлык вәкилләре даими рәвештә Чаллыга бара. Вице-премьер Ләйлә Фазлыева да, министр да берничә тапкыр барып кайтты. Вазгыятьне контрольдә тоталар. Зарипов мәсьәләсе тәмам, моңа нидер өстәп булмый", диде Галимова.
Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зарипов шәһәрдә коронавирус таралуга каршы ашыгыч чаралар күрелергә тиешлеге турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыккан иде. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты аны вазифасыннан алды.
Рәсми саннар. 26 июнь 10:45
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 5 171 (+50) | 2 783 (+140) | 18 (+0) |
Татарстан | 4 390 (+40) | 3 684 (+23) | 11 (+0) |
Русия | 620 794 (+6 800) | 384 152 (+8 988) | 8 781 (+176) |