Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео: АКШ Русияне "җитди куркыныч" дип саный


Майк Помпео
Майк Помпео

АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Европа илләрен үзләренең иминлеге мәсьәләсенә, аерым алганда, Кытай һәм Русиядән янаган куркынычларга җитдиерәк карарга чакырды.

Бу турыда ул атнакич Германия Маршалл фонды (GMF) онлайн рәвештә оештырган “Брюссель форумы”нда белдерде дип хәбәр итә “Америка авазы”.

Помпео сүзләренчә, АКШ Русия хакимиятенең сәясәтен “җитди куркыныч” дип исәпләгәндә, Европаның кайбер илләре Мәскәүгә алай ук сак карамый. Германиянең хәрби максатларга тулай җитештерү күләменең 2 проценттан азрак өлешен тотуын ул моңа мисал итеп китерде. АКШ фикеренчә, Европа үз иминлеге өчен җаваплылыгын арттырырга тиеш. Дәүләт секретаре шулай ук Германия катнашында төзелүче “Төньяк агым - 2” газүткәргече Германиянең һәм барлык Европа берлегенең Русиягә бәйлелеген ныгыта.

“Германия энергиясенең шактый зур өлеше хәзер Русия белән шул кадәр нык бәйле булачак ки, әле озак кына хакимияттә калырга мөмкин Владимир Путинның, теләгән очракта, Германиягә зур зыян китерү мөмкинлеге булачак”, ди Помпео.

Балтыйк диңгезе төбе аша узучы үткәргеч төзелеше, АКШ чикләүләре сәбәпле, әлегә тукталып тора. Әмма Русиянең төзелешне яңартырга җыенуы турында хәбәрләр булды. Бу мәсьәләгә Берлинның карашы Вашингтонныкыннан аерыла. Кичә Bloomberg агентлыгы АКШ чикләүләренә каршы уртак сәясәт турында килешү өчен Европа берлегендәге кайбер илләр белән сөйләшүләр алып баруын хәбәр итте.

АКШның үз гаскәрләренең бер өлешен Германиядән чыгару ниятен Помпео бу илне саклану мәсьәләсендә хезмәттәшлекне арттырырга этәрү максаты белән аңлатты.

Шулай да Помпео чыгышының зур өлеше Кытайга багышланды. Помпео АКШ белән Европа берлеге Кытайга карата сәясәтне үзара килешеп алып барырга тиеш диде.

АКШның Кытайга карата сәясәте Европа берлегеннекеннән шактый кырысрак. Вашингтон фикеренчә, Пекин бар дөньяда үзенең сәяси, икътисади һәм хәрби тәэсирен арттыра барып, дөньяда урнашкан тәртипне, Көнбатыш демократик институтларын җимерә, авторитаризм һәм коррупция тарата. Кытайдагы уйгырларны эзәрлекләүгә каршы да АКШның сәясәте башка илләрнекеннән кырысрак.

XS
SM
MD
LG