Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Серебренниковны өч елга шартлы җәзага хөкем итте


Кирилл Серебренников мәхкәмә утырышында, 26 июнь 2020
Кирилл Серебренников мәхкәмә утырышында, 26 июнь 2020

Мәскәүдәге Мещанский районы мәхкәмәсендә "Седьмая студия" эше нигезендә гаепләнүче режиссер Кирилл Серебренников һәм аның белән бәйле тагын өч кешегә хөкем карарлары чыгарылды.

Мәхкәмә Кирилл Серебренниковны аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепле дип тапты, Серебренниковның “Седьмая студия” җитәкчеләре белән берлектә 128,9 миллион сум күләмендә акча урлаганы дәлилләнде дип белдерде. Серебренниковка өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм штраф җәзасы бирелде.

Мәхкәмә Русия мәдәният министрлыгы каршындагы Сәнгатькә дәүләт ярдәме департаментының элекке җитәкчесе Софья Апфельбаумның гаебе дә тулысынча расланды дип белдерде. Мәхкәмә Апфельбаум башкарылган гамәлләрнең җинаятьчел булуыннан хәбәрдар булмаган дип тапты. Аңа карата гаепләү маддәсе “урлау”дан “ваемсызлык” маддәсенә алыштырылды. Бу маддә нигезендә җинаять эшләренең вакыты ике елда чыкканга күрә, аннан гаепләү алынды, урланган акчаларны кайтару бурычы да өстеннән төшерелде.

Мәхкәмә утырышында
Мәхкәмә утырышында

"Гоголь үзәге"нең элеккеге мөдире Алексей Малобродский ике елга шартлы рәвештә, “Седьмая студия”нең элеккеге баш продюсеры Юрий Итин өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Моның өстенә, Серебренников 800 мең, Малобродский 300 мең, Итин 200 мең, Апфельбаум 100 мең күләмендә штрафка тартыла.

Кирил Серебренниковның мал-мөлкәтен кулга алу карары шул килеш кала, дәүләткә салган зыянны каплап бетермичә, тыю алынмаячак диелә мәхкәмә карарында.

22 июньдә узган мәхкәмә утырышында прокурор Кирилл Серебренниковка алты ел гомуми тәртиптәге колония җәзасы бирергә һәм 800 мең сум штраф түләтергә, Алексей Малобродскийга – биш ел колония 300 мең сум штраф, Софья Апфельбаумга - дүрт ел колония, 200 мең штраф, Юрий Итинга дүрт ел колония 200 мең сум штраф җәзасы бирүне сораган иде.

“Серебренников, үз мәнфәгатен кайгыртып, 2013 елга дөреслеккә туры килмәгән смета төзегән” диелде хөкем карарында. Мәхкәмә фикеренчә, Серебренников Итинга хисапларны түләргә күрсәтмә биргән. Әмма Серебренников студиянең финанс эшләре белән бөтенләй шөгыльләнмәгәне мәхкәмә процессы барышында һәрвакыт әйтелеп киленде дип искәртә “Медуза”.

“Седьмая студия” белән эшләгән хисапчы сүзләренә таянып, мәхкәмә “Седьмая студия”дә ике касса алып барылган һәм акчаларның 60-70 проценты хисаплардан бер көнлек ялган ширкәтләргә чыгарылган дип таныды.

Бу эштә зыян күрүче як дип саналган Русия мәдәният министрлыгы Серебренников һәм “Седьмая студия”нең башка җитәкчеләре дәүләткә 128,9 миллион сум кайтарырга тиеш дип саный диелде хөкем карарын уку барышында. Мәхкәмә утырышында Русия мәдәният министры Ольга Любимова белдерү белән чыгыш ясап, “Серебренников эшендә сүз дәүләткә зур зыян турында бара, мәдәният министрлыгы – зыян күргән як” диде.

Мәхкәмә Серебренников һәм калган гаепләнүчеләр 2011-2014 елларда “Платформа” проектына дәүләттән бүлеп бирелгән акчаларның бер өлешен хисаплардан чыгарып, канунсыз рәвештә үз кесәләренә салган дип исәпли. Алар тарафыннан 129 миллионлап сум урланган дип санала.

Мещанский районы мәхкәмәсе утырышы барганда мәкхәмә янына хөкем ителүчеләрне яклап йөзләгән кеше җыелды.

Мещанский районы мәхкәмәсе янында хөкем ителүчеләрне яклаучылар
Мещанский районы мәхкәмәсе янында хөкем ителүчеләрне яклаучылар

Серебренников бу эш нигезендә 2017 елның 22 августында тоткарланды. Ул йорт сагына ябылды, сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. 2019 елның сентябрендә мәхкәмә Серебренников һәм "Седьмая студия" эшен прокуратурага кайтарды. Режиссер Кирилл Серебренников һәм эш нигезендә башка гаепләнүчеләрдән чикләү чаралары алынды.

22 июньдә бер төркем танылган мәдәният эшлеклеләре Серебренниковка карата шикаятьне мәхкәмәдән кире алуны сорап, Русия мәдәният министры Ольга Любимовага мөрәҗәгать итте. Ачык хатны 3,7 мең кеше имзалады.

XS
SM
MD
LG