Татарстанның Мөслим районында 1970 елгы ир коронавирустан үлгән. Авыруны 6 июньдә Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә салалар, аның ике як үпкәсе дә шешкән була. 15 июньдә, хәле авыр булу сәбәпле, аны Казанга, Республика клиник хастаханәсендәге вакытлы инфекцион һоспитальгә күчерәләр, үпкә җилләтү җиһазына тоташтыралар. 23 июньдә аның йөрәге туктый.
Аның вирус йоктыруы көнкүрештә булган һәм һөнәри эшчәнлеге белән бәйле түгел диелә республиканың коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәрендә.
Аннан алда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Мөслим районы үзәк хастаханәсенең балалар табибы Нассер Гассан Назим вафат булганын раслады. Үлеменең сәбәбе әйтелмәде. Табибның коронавирустан үлгән булуы ихтималын Казандагы 1нче санлы балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин сөйләгән. Ул табибның хатыны һәм дүрт баласы да чирләвен әйткән.
Татарстанда COVID-19 авыруыннан үлүчеләрнең рәсми саны 15кә җитте. Барлыгы 4390 кеше вирус йоктырган, узган тәүлектә ул тагын 40 кешедә расланган.
Рәсми саннар. 26 июнь 10:45
| төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
| Башкортстан | 5 171 (+50) | 2 783 (+140) | 18 (+0) |
| Татарстан | 4 390 (+40) | 3 684 (+23) | 11 (+0) |
| Русия | 620 794 (+6 800) | 384 152 (+8 988) | 8 781 (+176) |