Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиянең "Берлек" оешмасы коронавирустан әнисе вафат булып ятим калган балаларга акча җыя


Азюрка авылы
Азюрка авылы

Азюркада яшәүче биш бала анасы Хәмидә Абдуллова үпкә ялкынсынуыннан үлгән иде. Бүген Абдуллованың әтисе, балаларның дәү әтиләре вафат булды.

Мордовиянең Азюрка авылында үпкә ялкынсынуыннан тагын бер кеше – Рафаил Базеев вафат булган. Бу хакта адвокат Марат Ашимов үз Facebook битендә язды.

16 июнь көнне Саранскида урнашкан инфекция хастаханәсендә Базеевның кызы Гүзәл Асәинова, 18 июнь көнне аның сенлесе Хәмидә Абдуллова үлде. Гүзәлнең ике баласы, Хәмидәнең биш баласы калды.

Былтыр Хәмидә Абдуллованың ире Равил Абдуллов яман шештән үлгән булган. Олы кызларына 17, иң кечесенә - 6 яшь. Биш баласының берсе гарип. Гүзәл белән Хәмидә хастаханәдә реанимациядә жан биргәннәр.

Базеевнын өченче кызы да коронавирус белән авырган иде, әмма ул терелә алды.

Азатлык Мордовиянең иң зур татар авылы Азюркада (Белозерье) коронавирустан чирләүчеләр саны артуы турында язган иде. Соңрак адвокат Ашимов, авыл хакимиятенең җәмәгатьчелек арасында таралган ризасызлыгына җавап итеп, йорт саен кереп йөрүче табиблар күзәтүе турында хәбәр итте.

Бүгенге көндә Мордовиянен "Берлек" ("Единство") мөслимәләр оешмасы Хамидә Абдуллованың гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча жыю эшен башлаган.

"Биш бала әти-әнисез hәм акчасын калган" дип яза алар.

XS
SM
MD
LG