Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада холокост корбаннарына һәйкәл ачылды


Һәйкәл
Һәйкәл

Һәйкәл башкаладагы Блюхер урамындагы яһүд милли-мәдәни үзәге бинасы ихатасында урнаштырылган. Аның биеклеге 3,5 метр.

Һәйкәлдә яһүдләрнең шәмдәле – менора өстендә мәңгелек ут януы чагылыш тапкан. Композициянең авторы - Петербур сынчысы Александр Позин.

Русия яһүдләре җәмгыяте федерациясе җитәкчесе Александр Борода әлеге уңайдан котлау телеграммасы күндергән. Анда "Антисемит шигарләр вакыты белән әле дә яңгырый. Зур масштабта булган очракларда аларга каршы да торып булмый. Ләкин балаларга яшьтән үк гаделлек орлыклары салып калдыру, кешеләрнең аерымлыкларына карамый, мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү безнең көчебездән килә", диелгән.

Һәйкәл ачылачагы турында алдан бернинди хәбәр дә булмады. Бары тик һәйкәл куелгач кына аның ачылуы хәбәр ителде. Бу Идел буе федераль бүлгесендә холокост корбаннарына куелган беренче һәйкәл.

Икенче дөнья сугышы Башкортстан җирлегендә узмаган, республикада холокост корбаннары юк.

Холокост чорында Башкортстан кешесе бик күп яһүдләрне коткарып тарихка кергән. Ул Башкортстанның Благовещен районыннан булган Николай Кисилев. Кисилев үзе теләп сугышка китә, 1941 елда немецлар тарафыннан кулга алына, кача. Партизаннар хәрәкәтендә катнаша. Долгиново дигән бер белорус авылында 218 яһүдне камалыштан чыгарып аларны фронт сызыгы аша алып чыга. Моның өчен аларга немецлар яулап алган территориядән 1500 чакрым юл узарга туры килә.

Совет ягына чыккач Николай Кисилевны дизертирлыкта тикшерә башлыйлар, яһүдләр яклавы белән ул азат ителә. Яһүд җәмәгатьчелеге үтенече белән ул Советлар берлеге батыры исеменә тәкъдим ителә. Ләкин аңа әзерләгән документлар белән Мәскәүгә очучы очкыч бәреп төшерелә, башка документлар әзерләнми.

Израильнең Яд ва-Шем институты тарафыннан 2005 елда Николай Кисилевка Дөнья халыкларының изге кешесе дигән исем бирелә.

XS
SM
MD
LG