Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус 42, Башкортстанда 48 кешедә рәсмән расланган


Русиядә узган тәүлектә 6 719яңа очрак ачыкланган. Татарстанда 42, Башкортстанда 48 кешедә COVID-19 рәсми расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 42 кешедә коронавирус расланган. Ике кеше савыгып чыккан, диелә. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Эпидемия башланганнан бирле 4 514 кешедә вирус ачыкланган, 3 695 кеше савыгып чыккан. Русия статистикасында барлыгы 11 кешенең үлүе күрсәтелә. Татарстан штабы мәгълүматына караганда, республикада коронавирустан 15 кеше үлгән.

Бүгеннән Татарстанда җәйге аланнарга эшли башларга рөхсәт ителде. Башкортстанда аланнарны ачу кичектерелде.

Башкортстанда узган тәүлектә 48 яңа очрак рәсман теркәлгән, 17 кеше терелгән, барлыгы 5 315кешедә COVID-19 расланган. Үлемнәр турында хәбәр ителми, республикада барлыгы 18 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми расланган.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүгенге утырышта әйтүенчә, республика хастаханәләрендә 693 кеше ята, аларның 32сенең хәле авыр.

Русиядә узган тәүлектә 6 719 кешедә вирус табылган, вирус эләктерүчеләр саны 641 156кә җитте. Узган тәүлектә 93 кеше коронавирустан вафат булган, эпидемия барышында гомум үлгәннәр саны 9 166 кешегә җитте.

Рәсми саннар. 29 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 315 (+48) 2 870 (+17) 18 (+0)
Татарстан4 514 (+42) 3 695 (+2) 11 (+0)
Русия641 156 (+6 719) 403 430 (+4 343) 9 166 (+93)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG