Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 41, Башкортстанда 46 кешедә коронавирус табылган


Узган тәүлектә Русиядә тагын 6 693 кешенең COVID-19 йоктырганы ачыкланган, 154 кеше үлгән.

Татарстанда барлыгы 4555 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә ул тагын 41 кешедә ачыкланган. Хәзер республикада 841 кеше авырудан дәвалана. Барлыгы 11 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында чыккан рәсми мәгълүматта китерелә.

Татарстан штабы белдергәнчә, республикада хәзер 1129 кеше коронавирустан дәвалана. Барлыгы 3410 кеше терелгән, узган тәүлектә 48 кеше савыккан. Эпидемия башыннан барлыгы 16 кеше үлгән. Уналтынчы кешенең үлеме турында 29 июньдә хәбәр ителде. 25 июньдә Чаллыда яшәүче 1957 елгы хатын-кыз үлгән диелде.

Башкортстанда 46 яңа очрак, вирусны барлыгы 5361 кеше йоктырган. Хәзер 2348 кеше авырудан дәвалана. Үлүчеләр турында хәбәрләр юк.

Русиядә коронавирус эләктерүчеләр - 647 849 кеше, 225 879 кеше авыруның актив фазасында диелә. Узган тәүлектә 154 кеше үлгән, барлыгы 9 320 кеше коронавирустан вафат булган.

Рәсми саннар. 30 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 361 (+46) 2 995 (+125) 18 (+0)
Татарстан4 555 (+41) 3 703 (+8) 11 (+0)
Русия647 849 (+6 693) 412 650 (+9 220) 9 320 (+154)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG