Accessibility links

Путин Конституция үзгәрешләренә тавыш бирергә чакырды


Русия президенты ватандашларга мөрәҗәгать итеп, илнең төп канунын үзгәртү турында тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

Русия президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча төп тавыш бирү көне – 1 июль алдыннан ил ватандашларына мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә ул ватандашларны тавыш бирергә чакырды.

"Яңадан үз фикеремне әйтәм, бу үзгәрешсез һәм катгый: Конституциянең яңартылган тексты, барлык тәкъдим ителгән үзгәрешләр бары тик сезнең хуплавыгыз, сезнең терәгегез белән генә кабул ителәчәк", дип белдерде ул.

Үз мөрәҗәгатендә Русия президенты Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең хаклык, гаделлек, кеше хезмәтенә хөрмәт, өлкәннәргә хөрмәт, гаилә һәм балалар турында кайгыру, әхлакый тәрбия кебек кыйммәтләрне ныгыта дип белдерде.

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

25 июнь көнне Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасы башланды. Ул бер атна дәвам итеп, 1 июльдә тәмамланырга тиеш.

Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш. Күпме кешенең тавыш бирүе мөһим түгел.

Вакытыннан алда тавыш бирүне ашыгып оештыру һәм тавыш бирүдә катнашучыларның күп булуы зарурлыгы сайлау комиссияләре әгъзаларын тавыш бирүнең яңа форматларын табарга мәҗбүр итте. Федераль үзәк сайлау комиссияләренең бу плебисцитны хәтта ишек алларында да уздырырга киңәш итүенә игътибарны арттырып та җибәрделәр.

Конституциягә үзгәрешләр арасында Владимир Путинның президент мөддәтләрен "нульләштерү" дә каралган. Бу үзгәреш гамәлгә кергән очракта, ул тагын ике тапкыр президентлыкка намзәт булырга һәм хакимияттә тору вакытын 2036 алга кадәр озайтырга мөмкинлек алачак. Шулай ук анда урыс телен дәүләт коручы халык теле итү карала. Ягъни, урыс теленә дәүләт теле дәрәҗәсеннән тыш өстәмә өстенлекле статус бирелә.

XS
SM
MD
LG