Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яшәүче ир экстремистлыкка чакырган өчен өч ел колониягә хөкем ителгән


Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә 45 яшьлек Уфа кешесен террорчылык һәм экстремистлык гамәлләренә чакыруда гаепле дип тапкан.

Екатеринбурдагы үзәк хәрби мәхкәмә 45 яшьлек Уфа кешесенә "интернет кулланып, террорчылыкка ачык рәвештә чакыру, террорчылыкны аклау" һәм "интернет челтәре куллану ярдәмендә, экстемистлык гамәлләре кылуга чакыру" маддәләре нигезендә хөкем карары чыгарды.

Башкортстандагы ФСБ идарәсе тикшерү бүлеге белдерүенчә, бу кеше җиһадка чакырып интернетта видеолар урнаштырган. Ул шулай ук Русиядә тыелган "Хизб үт-Тәхрир" һәм "Ислам дәүләте" оешмаларына кушылырга өндәгән диелә. Мәхкәмә карары белән ул өч елга колониягә җибәрелә дип хәбәр итә "Башинформ" ФСБ идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматына таянып.

"Уфа Онлайн" сайты хөкем ителгән кешенең исемен китерә. Ул Әнвәрҗан Алиев исемле Кыргызстан кешесе диелә. Алиев интернетта гына түгел, Уфадагы "Ләлә-Тюльпан", "Хәмзә", "Рамазан" мәчетләрендә дә террорчылыкны пропагандалаган дип яза "Уфа Онлайн" ФСБның Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматына таянып. Алиев мәчетләргә кылыч алып килеп, кеше алдында аны айкап, җиһадка өндәгән диелә анда.

Алиевны узган елның 30 маенда тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таныган, кылган гамәлләре өчен үкенгәнен белдергән. Аның хатыны һәм 15 яшьлек баласы барлыгын исәпкә алып, мәхкәмә хөкем карарын өлешчә йомшарткан диелә.

Элегрәк Екатеринбур үзәк хәрби мәхкәмәсе террорчылыкка чакыру маддәсе нигезендә Башкортстаннан тагын бер ирне хөкем иткән иде. 30 яшьлек Яңавыл шәһәре кешесе Разил Сираҗетдинов өч елга колониягә җибәрелде.

Республиканың ФСБ идарәсе мәгълүматына караганда, Сираҗетдинов ВКонтакте челтәрендә Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы әгъзаларының сугыш алып баруы турында видео чыгарган. Бу роликны урнаштыру мәхкәмә тарафыннан террорчылыкны пропагандалау дип танылган.


башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG