Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Путинны гомерлек президент итәргә чакырды


Владимир Путин(с) һәм Рамзан Кадыров
Владимир Путин(с) һәм Рамзан Кадыров

Чечня башлыгы Төп канунга үзгәрешләр кертү "дәүләтне һәм Конституцияне саклап калу өчен" башкарыла дип саный.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров "Путин үлгәнче Русия президенты булырга тиеш" дип белдерде. Ул моны Конституциягә үзгәрешләргә тавыш бирүгә багышланган киңәшмәдә әйтте.

"Бүген аны кем алыштыра ала? Дөнья күләмендә андый сәяси җитәкче юк. Бүгенге Чечен республикасы – безнең тарихта алай булганы юк, шуңа күрә без хокукый дәүләттә Русия Федерациясендә яшибез” дип белдергән Кадыров, аның сүзләрен "Настоящее время" китерә.

Кадыров Конституциягә үзгәрешләр кертү "дәүләт прозициясен ныгыту, дәүләтне һәм Конституцияне саклап калу өчен" башкарыла дигән. Ләкин ул үзгәрешләр арасында Путинга алга таба да президент булырга мөмкинлек бирүче бүлекләр бар икәнен әйтми калдырган.

2018 елда Кадыров Путинның президентлык мөддәтләрен ике белән чикләмәскә дигән тәкъдим белән чыккан иде.

Владимир Путин Русияне 2000 елдан бирле җитәкли. 2000 һәм 2004 елларда президент булып сайланып, ул ике тапкыр дүртәр ел ил башында торды.

2008 елда аның урынына президент итеп Дмитрий Медведев сайланды, Путин илнең премьер-министры вазифасын башкарды.

2012 елда Русиядә президент мөддәте дүрт елдан алты елга кадәр озайтылды. 2012 елда Путин янә президент булды, 2018 елда дүртенче тапкыр бу вазифаны биләде.

Конституциядә президент мөддәтләрен "нульләштерү" хакында үзгәреш кабул ителсә, Путин 2024 елда да, аннан соңгы президент сайлауларында да намзәт буларак катнаша алачак.

1 июль – Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирүнең төп көне. Үзгәрешләргә бөтенесенә берьюлы гына тавыш бирү каралган. Аларны яклап яки каршы дип тавыш бирергә була. Путин мөддәтләрен "нульләштерү"дән тыш, анда урыс теленең дәүләт коручы халык теле буларак статусы беркетелә, ходай (бог) телгә алына. "Ватанны яклаучылар батырлыгын киметеп күрсәтүне" тыю турында һәм башка бүлекләр бар. Төп канунга барлыгы 206 үзгәреш кертү каралган.

XS
SM
MD
LG