Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан президентына намзәтләрнең татар телен белүен таләп итеп ялгыз пикет оештырды


Ринат Йосыпов
Ринат Йосыпов

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Ринат Йосыпов татарча белмәгән Татарстан президенты татарлар мәнфәгатен якламаячак дип саный.

Ринат Йосыпов кулына татар һәм урыс телләрендә язылган "Сайлау комиссиясе рәисе Кондратьев! Конституция нигезендә Татарстан президенты татар телен белергә тиеш! Намзәтләр өчен имтихан үткәрүне таләп итәм!" дигән шигар күтәреп торды.

Пикетчы Азатлыкка сөйләвенчә, булачак Татарстан президенты республиканың дәүләт телләре булган - татар һәм урыс телләрен бертигез дәрәҗәдә белергә тиеш, бүгенге пикетка ул шул таләп белән чыккан.

"Татарча белмәгән Татарстан президенты татар мәнфәгатен беркайчан да кайгыртмаячак. Безнең тарихта урыс фамилияле бер генә җитәкче татар мәнфәгатен кайгыртырга тырышкан. Ул да булса Фикрәт Табиев алдыннан республика җитәкчесе булган Семен Игънатьев татарлар мәнфәгатен кайгыртып эшләргә тырышты, әмма аны урынында озак тотмадылар.

Бүгенге пикет белән кызыксынучылар күп булды. Иң элек бер полиция хезмәткәре килеп китте. Аннан бер ханым шушындый таләп белән пикетка чыгып дөрес эшлисез, дип узды", дип белдерде Йосыпов.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевка Татарстан конституциясенең 91нче маддәсе катгый рәвештә үтәлергә тиеш дигән таләп белән хат җибәргәннән соң сигез көн булуга карамастан үзләренә әлегә кадәр бернинди дә җавап булмавын әйтте.

"22 июньдә электрон почта белән язылган хатка әле дә җавап булмавы бик сәер. Хәзер безнең ният - Кондратьевтан рәсми җавапны алып Татарстан Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү. Чөнки Татарстан конституциясенең 91нче маддәсе тупас рәвештә бозыла. Татар телен белмәгән кеше Татарстан президентлыгына намзәт тә, президент та булырга тиеш түгел. Була икән бу конституцияне бозу дигән сүз”, дип белдерде Фәрит Зәкиев.

ТИҮ активисты Ринат Йосыпов 26 июньдә дә Бауман урамында Татарстан президентына намзәтләрнең татар телен белүен таләп итеп пикетка чыккан иде.

27 июньдә "Бердәм Русия" фиркасе Татарстан президенты сайлавына Рөстәм Миңнеханов намзәтен тәкъдим итте.

5 июньдә КПРФның Татарстан бүлеге республика президентын сайлауга үз намзәтен тәкъдим итмәячәге билгеле булды.

Татарстан президенты сайлавына ЛДПРның Татарстан бүлеге үз намзәтен чыгарды. Ул фирканең Татарстандагы координаторы Владимир Сурчилов.

Татарстан президентын сайлау 13 сентябьдә узачак.

XS
SM
MD
LG