Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы урбанистлар форумында "Торатау" геопаркын ЮНЕСКОга кертү тәкъдим ителде


Виталий Фальков (у), Радий Хәбиров, Александр Сидякин
Виталий Фальков (у), Радий Хәбиров, Александр Сидякин

30 июньдә булган Халыкара форум пленар утырыш белән ачылды, чара кысасында "Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" дип аталган фәнни-гамәли конференция узды, тематик секцияләр эшләде.

Чарада шәһәрне төзекләндерү, башкаланың тарихи йөзен матурлау, яшьләр бистәсе төзү, туризм һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Аеруча туризм белән бәйле кызыклы фикерләр яңгырады. Мәскәү урбанистика үзәгенең халыкара проектлар һәм туризм индустриясен үстерү җитәкчесе Анна Урнова 2020 елда халыкара туризмның кимүе 60-80 процент тәшкил итәчәген әйтте һәм эчке туризмга игътибар артачагын билгеләде.

Башкортстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков чарада "бүгенге көнгә кадәр төбәкнең туристик брендын алга этәрүдә "сарафан радиосы" нәтиҗәле эшли диде. Аның сүзләренчә, Башкортстанда туризмны үстерү өчен мөмкинлекләр зур.

"Башкортстанда 1 меңнән артык мәгарә бар, бу хакта бик азлар гына хәбәрдар, аларның нибары 30 проценты гына өйрәнелгән. Ел саен 1-2 яңа мәгарә табыла", диде ул.

Пленар утырышта ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертү өчен "Торатау" геопаркы тәкдим ителде. Геопаркның төп истәлекле урыннары – Торатау һәм Йөрәктау шиханнары.

"Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" форумы кысаларында "Уфа шәһәренә нинди стадион кирәк?" дигән темага "түгәрәк өстәл" узды. Анда башкала хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин чыгыш ясады. Ул Уфада спорт белән даими 440 меңнән артык кеше, ягъни башкалада яшәүчеләрнең 44 проценты, шуларның 78 проценты – балалар һәм яшьләр, 33 проценты – урта яшьтәге һәм 9 проценты – өлкән яшьтәге кешеләр шөгыльләнүен әйтте. Уфада даими эшләүче заманча стадион кирәклеген билгеләде. Аның гади спорт корылмасы гына түгел, шәһәр мохитенең мөһим урыны булырга тиешлеген әйтте. Мэр сүзләренчә, ул 20 мең кешегә исәпләнәчәк.

Форумда бик күп проектлар тәкъдим ителде, түгәрәк өстәлләр, санлы күргәзмәләр узды, килешүләр төзелде. Киләчәктә бу форумны даими уздырырга карар ителде.

Форум коронавирус пандемиясе чорында узган беренче зур офлайн чара булды.

Форумда катнашу өчен Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Русия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров та килде. Федераль министр сәфәрен башкаланың Дим районында төзелүче студентлар бистәсен караудан башлады. Уфада төзелүче студентлар шәһәрчеге биш мең кешегә исәпләнгән.

Русия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров исә башкаланың Киров районы ихаталарын төзекләндерү эше барышы белән танышты. Мәгълүм булуынча, Уфа һәм республика ихаталары "Башкортстан ихаталары" программасы кысасында төзекләндерелә. Әлеге проектка ярашлы, 4,5 мең шакмак метрдан артык юллар, тротуарлар төзекләндерелә, балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар урнаштырыла. Шулай ук яктырткычлар һәм видеокүзәтү камералары куела. Министр урынбасары бу колачлы төзекләндерү тәҗрибәсен барлык очрашуларда һәм чараларда тәкъдим итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG