Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган тәүлектә 216 кеше коронавирустан үлгән


Татарстанда 40, Башкортстанда 44 кешедә COVID-19 рәсми расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 40 кешедә коронавирус ачыкланган. Хәзер рспубликада 873 кеше авырый, 3710 кеше вирусны җиңгән. Бу стопкоронавирус.ру сайтында китерелгән рәсми саннар.

Русия штабы Татарстанда 12 кеше үлгән дип күрсәтә. Татарстан штабы мәгълүматына ярашлы, республикада 16 кеше коронавирустан үлгән. Хәзерге вакытта 1133 кеше дәвалануын дәвам итә, узган тәүлектә 36 кеше терелеп чыккан диелә.

Яңа ачыкланган авырулардан 15 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана. 40 очракның 31е Казанда ачыкланган, Биектау, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында икешәр, Алексеевски, Кукмара, Яңа Чишмә районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Башкортстанда 44 яңа очрак, COVID-19 йоктыручылар саны 5 405 кешегә җитте. Узган тәүлектә тагын 109 кеше савыгып чыккан диелә.

Русиядә коронавирус белән зарарланучылар барлыгы 654 405, узган тәүлектә 6 556 кешегә арткан. Тәүлек эчендә 216 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 01 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 405 (+44) 3 104 (+109) 18 (+0)
Татарстан4 595 (+40) 3 710 (+7) 12 (+1)
Русия654 405 (+6 556) 422 931 (+10 281) 9 536 (+216)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG