Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күзәтүчеләр тавыш бирүгә килүчеләр саны арттырып күрсәтелә дип белдерә


Уфаның Совет районында бәйсез күзәтүчеләр Конституциягә тавыш бирүдә катнашучыларның реаль саны рәсми саннардан ике-өч тапкыр азрак булуын ачыклаган.

Уфаның Совет районындагы 371нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы, Уфадагы "Эхо Москвы" журналисты, Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Руслан Вәлиев Конституция өчен тавыш бирү чарасында көндезге 12.00дә аның бүлегендә 28 проценттан аз гына артык кеше килүен әйтә. Шул ук вакытта рәсми саннарда шушы ук райондагы тагын 20 бүлектә тавыш бирергә килүчеләр 60тан алып 92 процентка кадәр булган диелә.

Кичке сәгать дүрттә дә Вәлиев участогында сайлаучылар саны 36 проценттан артмаган. Ә рәсми саннарда Совет районында гомуми күрсәткеч 84 процентка якынлашкан диелгән.

Вәлиев ул участокларда күзәтүчеләр булмаганлыктан, ялган бюллетеньнәр китереп салу очраклары булгандыр дип фаразлый.

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе җирле вакыт белән 15.00 сәгатькә республикада сайлаучыларның 83,06 проценты тавыш бирүгә килде дип хисап бирде.

Аннан алда ул 25 июньдә башланган алдан тавыш бирүдә республикадагы сайлаучыларның 69,10 проценты катнашты дип белдергән иде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 12.00гә сайлаучыларның 74 проценты тавыш бирү чарасында катнашты дигән мәгълүмат чыгарды.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе, канунга каршы килеп, участоклар ябылганчы ук тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләрен халыкка игълан итте. Ерак Көнчыгыштагы төбәкләрдә үзгәрешләрне яклап 65-83 процент сайлаучы тавыш биргән диелде.

Шул ук вакытта "НЕТ" кампаниясенең бәйсез экзитполы башка саннар күрсәтте. Мәскәүдә үзгәрешләрне яклап 53 процент, каршы – 47 процент, Петербурда үзгәрешләрне яклап 47, каршы – 53 процент тавыш бирелгән дигән мәгълүмат китерелде.

XS
SM
MD
LG