Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 39, Башкортстанда 45 кешедә коронавирус табылган


Узган тәүлектә Русиядә тагын 6 760 кешенең COVID-19 йоктырганы ачыкланган, 154 кеше үлгән.

Татарстанда барлыгы 4 634 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә ул тагын 39 кешедә ачыкланган. Барлыгы 12 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында чыккан рәсми мәгълүматта китерелә.

Татарстан штабы белдергәнчә, эпидемия башыннан барлыгы 16 кеше үлгән.

Башкортстанда 45 яңа очрак, 40 кеше терелеп чыккан. Вирусны барлыгы 5 450 кеше йоктырган. Үлүчеләр турында хәбәрләр юк.

Русиядә коронавирус эләктерүчеләр - 6 760 кеше, 6 047 кеше терелеп чыккан. Узган тәүлектә 147 кеше үлгән, барлыгы 9 683кеше коронавирустан вафат булган.

Рәсми саннар. 02 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 450 (+45) 3 144 (+40) 18 (+0)
Татарстан4 634 (+39) 3 720 (+10) 12 (+0)
Русия661 165 (+6 760) 428 978 (+6 047) 9 683 (+147)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG