Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Яңа Конституция кабул ителгәч, республика кануннарына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт шурасы рәисе кануннарга үзгәрешләр белән килешергә дә, каршылык күрсәтергә дә мөмкинбез ди.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кабул ителгәннән соң, Татарстан кануннарына да төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, җирле парламент һәр мәсьәләне аерым өйрәнәчәк.

"Яңа Конституция имзалану белән 100ләп федераль канунга үзгәрешләр кертүне таләп итә. Моңа вакыт һәм зур эш башкару кирәк булачак. Безнең Дәүләт шурасына да кануннарга төзәтмәләр кертергә туры киләчәк дип уйлыйбыз. Бу зур эш таләп итә. Хәзер без берничә юл карыйбыз. Бергәләп, тиз арада кабул итәр өчен йә комитетларда, йә махсус эшче төркем комиссиясе оештырып эшләрбез. Конституциядә үзгәрешләр төгәл аңлашыла. Ә менә кануннарда ул ничек чагылыш табыр... Барысы да булырга мөмкин. Бу мәсьәләне игътибар белән күзәтәчәкбез. Үзебезнең төбәк дәрәҗәсендә булган хокук белән без килешергә яки федераль кануннардагы үзгәрешләргә дәлилләр белән каршылык күрсәтергә тиеш. Һичшиксез, без бу коралны кулланачакбыз, иң нәтиҗәле юлны эзлибез", диде Мөхәммәтшин.

Ел башында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты "Дәүләт шурасы" исемен үзгәртергә мөмкин дип белдергән иде. Бу Русиянең яңа Конституциясенә "Дәүләт шурасы" дип аталган яңа дәүләт органы барлыкка килү белән бәйле. Бүген Мөхәммәтшин бу хакта фикер белдермәде.

XS
SM
MD
LG