Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзәк сайлау комиссиясе: Конституциягә үзгәрешләрне халыкның 78% хуплады


Русиядә тавыш бирергә килүчеләрнең 78% Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаган, 21%тан артыгы каршы чыккан. Барлыгы халыкның 65% катнашкан.

Башкортстанда тавыш бирүгә килүчеләрнең 88%тан артыгы, Татарстанда 83% Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаган.

Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаучыларның иң күбе – Чечняда. Катнашканнарның 98% "әйе" дип җавап биргән. Бу хакта республиканың сайлау комиссиясе хәбәр итә. Тавыш бирүгә республика халкының 95%тан артыгы килгән. Чечнядан соң Конституциягә үзгәрешләрне иң күп хуплаучы булып Тыва республикасы килә – 97%.

Конституция үзгәрешләренә каршы килүчеләрнең иң күбе Ненец автоном бүлгесендә. Анда тавыш бирергә килүчеләрнең яртысыннан артыгы каршы тавыш биргән.

Шул ук вакытта күрше Ямал-Ненец бүлгесендә каршы тавыш бирүчеләр бары 10% кына дип белдерә Үзәк сайлау комиссиясе.

Рәсми мәгълүматка караганда, Русиянең күп кенә төбәкләрендә Конституция үзгәрешләренә каршы булучыларга караганда яклаучылар күбрәк.Бары Төньяк-Көнбатыш, Себер һәм Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә генә каршы булучылар процентлары югарырак. Мисал өчен Якутиядә үзгәрешләрне тавыш бирүдә катнашканнарның 60%тан азрагы яклаган.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG