Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Конституциягә үзгәрешләрне иң күп хуплаучы районнар: Апас, Буа, Кайбыч, Актаныш


Татарстанда Конституциягә үзгәрешләрне хуплаучылар 18 районда 90 проценттан арткан.

Татарстанда Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне иң күп хуплап тавыш биргән районнар исемлеге билгеле. Аларны бүген Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Александр Кондратьев матбугат очрашуында аерым атап үтте.

"Бездә лидерлар бар. Чирмешән, Кайбыч, Актаныш, Апас, Кама Тамагы. Алар бик яхшы тавыш бирделәр. Казан белән Чаллы да, гомумән, Татарстан бик көчле катнашты. Бар да тотрыклы барды. Менә мин бу районнарны аеруча актив тавыш бирде дияр идем", диде Кондратьев.

"ГАС "Выборы" порталы мәгълүматларынча, республикадагы 43 районның 18ендә Конституциягә үзгәрешләрне хуплаучылар тавышы 90 проценттан арткан. Бу нигездә татар районнары. Беренче урында Апас бара. Анда халыкның 96,5 проценты "әйе" дип җавап биргән. Икенче урында Буа районы – 95,99 процент, Кайбыч районы – 95,59 процент, Актанышта 95,31 процент хуплап тавыш биргән.

Иң аз күрсәткеч Казанның Идел буе районында булган. Анда 77,3 процент катнашучы хуплап тавыш биргән. Баулы шәһәрендә – 77,58 процент, Яшел Үзәндә 77,66, Әлмәттә 79,36 процент тавыш җыйган. Казанда уртача күрсәткеч 78 процент, Чаллыда 80 процентны тәшкил иткәннәр. Татарстанда 13650 бюллетень бозык дип табылган.

XS
SM
MD
LG