Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимова Мөслим табибының үлеме хакында: "Бу хакта сөйләргә хакыбыз юк"


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Моңа кадәр Нассер Гассан Назим коронавирустан үлгән дигән мәгълүмат таралды

Татарстанда Мөслим районы үзәк хастаханәсенең балалар табибы Нассер Гассан Назимның үлем сәбәбе киң җәмәгатьчелеккә әйтелмәячәк. Бу хакта бүген Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта әйтте.

"Әйдәгез, "табиблар сере" дигән төшенчәне хөрмәт итик. Без теге яисә бу кешенең нинди авырудан үлүен киң җәмәгатьчелеккә әйтергә хакыбыз юк. Мөслим хастаханәсе турында тулы мәгълүмат җиткерелгән дип беләм. Аңлавымча, анда күпләп авырулар булуы теркәлмәгән. Кешенең аерым фамилиясен әйткәндә шәхси мәгълүматларын атамау турындагы канун таләпләрен үтик", диде Галимова.

23 июньдә Татарстанда коронавирустан унбишенче кешенең үлүе билгеле булган иде. Ул – Мөслим районында яшәгән 50 яшьлек ир. Авыруны 6 июньдә Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә салалар, аның ике як үпкәсе дә шешкән була. 15 июньдә, хәле авыр булу сәбәпле, аны Казанга, Республика клиник хастаханәсендәге вакытлы инфекцион һоспитальгә күчерәләр, үпкә җилләтү җиһазына тоташтыралар. 23 июньдә аның йөрәге туктый.

Аның вирус йоктыруы көнкүрештә булган һәм һөнәри эшчәнлеге белән бәйле түгел диелде республиканың коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәрендә.

Аннан алда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Мөслим районы үзәк хастаханәсенең балалар табибы Нассер Гассан Назим вафат булганын раслаган иде. Үлеменең сәбәбе әйтелмәде. Табибның коронавирустан үлгән булуы ихтималын Казандагы 1нче санлы балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин сөйләгән. Ул табибның хатыны һәм дүрт баласы да чирләвен әйткән.

XS
SM
MD
LG