Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе: Конституциягә үзгәрешләрне тавыш бирүчеләрнең 88% хуплады


Шәһәрләрдә катнашучылар саны уртача 88,28%, районнарда – 93,73%.

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, республикада тавыш бирүдә төбәкнең 2 миллион 763 кешесе катнашкан, бу 90,83% тәшкил итә.

Республика башкаласында тавыш бирү хокукына ияләрнең 86,85% катнашкан. Конституциягә төзәтмәләргә "әйе" дип бирелгән тавышлар саны 2 миллион 448 мең кеше, ягъни 88,68% тәшкил итә. "Юк" дип бирелгән тавышлар саны 293 мең кеше, ягъни 10,6% тәшкил итә.

Уфаның берничә сайлау урынында журналистлар эшләгән иде. "Эхо Москвы" редакциясенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Вәлиев Уфаның Совет районындагы 371 санлы сайлау бүлегендә эшләгән. Анда ул тавыш бирүдә сайлау хокукына ияләрнең 33,12% катнашуын белдерде. Шул ук бүлектә эшләгән "Голос" хәрәкәтенең төбәк координаторы Ренат Факиев та күзәтү нәтиҗәләре буенча сайлауда 33,12% халык катнашуын әйтә. Бу хакта "Коммерсант" гәзите хәбәр итте.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Башкортстанда тавыш бирүдә катнашучылар саны Русиядәге уртача күрсәткечләргә караганда да зуррак булуын әйтә.

"Бу яки Башкортстанда халык яхшы яши, шуңа тавыш бирүгә ябырылып барган, яки саннарда хәрәмләшүләр булуын күрсәтә. Шәхсән үзем сайлауларда катнаштым, иртәнге якта тавыш бирдем, халык башка елларда тавыш бирүчеләр кебек күренде. Активлык юк иде", диде.

Тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков тавыш бирүдә саннар арттырылган дигән фикердә һәм хакимият алмашып торырга, гомер буе бер урында утырырга тиеш түгел дип саный.

"Гомер буе утыру торгынлыкка китерә. Сәяси көндәшлек булырга тиеш, шул чакта гына үсеш, алгарыш була. 2024 елда Владимир Путин сайлауда катнашудан баш тартып китәргә тиеш дип исәплим. Ул хакимият алмашынучан булуына үрнәк күрсәтергә тиеш.

Ә инде тавыш бирү нәтиҗәләренә килгәндә, алар арттырылган дип исәплим. Мин Уфада журналистлар катнашкан сайлау бүлегендәге нәтиҗәләр дөрес дип исәплим.

Уфада һәм Башкортстан шәһәрләрендә 33,12 – 40%, ә авылларда зуррак булгандыр дип фаразлыйм. Әгәр бар сайлау бүлегендә дә бәйсез күзәтүчеләр утырса, саннар бу кадәр зур булмас иде. Дөреслек журналистлар катнашкан сайлау нәтиҗәләренә якын дип уйлыйм, диде этносәясәтче Габдрафыйков.

Тавыш бирүдә бюллетеньнәр урыс теленнән тыш башкорт һәм татар телләрендә дә басылган иде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов тавыш бирүдә катнашу белән татарча бюллетень тотып кызы белән төшкән фотосын WhatsAppтагы "Башкортстан татарлары" төркеменә куеп, татарча бюллетень таләп итәргә чакырды.

Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасы 25 июнь башланды. Ул бер атна дәвам итеп, 1 июльдә тәмамланды.

Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш иде. Күпме кешенең тавыш бирүе мөһим түгел.

Конституциягә үзгәрешләр арасында Владимир Путинның президент мөддәтләрен "нульләштерү" дә каралган. Шулай ук анда урыс телен дәүләт коручы халык теле итү дә бар. Ягъни, урыс теленә дәүләт теле дәрәҗәсеннән тыш өстәмә өстенлекле статус бирелә.

XS
SM
MD
LG