Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бармакчасыз һәм битлексез йөрүчеләргә штраф салыначак


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавируска бәйле яңа штраф кертте. Хәзер битлеге, бармакчасы булмаган кешеләргә бер меңнән өч меңгә кадәр штраф салыначак.

Күрсәтмәләрне үтәмичә икенче тапкыр эләккән кешегә өч меңнән биш меңгә кадәр штраф түләү яный. Бу канун республика парламенты тарафыннан кабул ителгән иде, 2 июль аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалады. Әлеге канун башлангычы белән Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитет рәисе урынбасары, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева чыккан.

Башкортстан халкын коронавируска антитәнчекләргә бушлай тикшерәчәкләр. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларына багышланган брифингта республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия хөкүмәте тарафыннан популяцион иммунитетны өйрәнүгә тикшерү үткәрергә кушылган. Әле "Роспотребнадзор" идарәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә тикшерелергә тиеш кешеләрне билгели. Бу коронавируска каршы көрәш алып бару, вәзгыятьне өйрәнү һәм алдагы фаразлар өчен кирәк. Анна Казак сүзләренчә, казна исәбенә эшләүче оешмалар арасында тикшерүләр үткәрү өчен килешүләр төзелә. Тиешле карарлар чыгарылгач, Башкортстанда популяцион иммунитет тикшерелә башлаячак.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренчә, популяцион иммунитет - ул G классындагы иммуноглобулиннар рәвешендәге иммунитеты булган, ягъни авыруның үткен фазасын узган, организмында ахыргы антитәнчекләр яралган кешеләр. Сүз авырганнан соң яисә авыруны билгесез үткәргәннән соң алынган антитәнчекләр турында бара. Әлеге вакытта тикшерелгәннәрнең 2,5тән 4,2 процентка кадәре коронавируска антитәнчекләргә ия булуы ачыкланган.

Рәсми саннар. 02 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 450 (+45) 3 144 (+40) 18 (+0)
Татарстан4 634 (+39) 3 720 (+10) 12 (+0)
Русия661 165 (+6 760) 428 978 (+6 047) 9 683 (+147)

стопкоронавирус.рф

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG