Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кечкенә кызын көчләүдә шикләнелгән Бөгелмә кешесенә аклау карары гамәлдән чыгарылды


Архив фотосы
Архив фотосы

Җинаять эше яңадан тикшерүгә җибәрелгән.

Татарстан Югары мәхкәмәсе яшь ярымлык кызын көчләүдә шикләнелгән Бөгелмә кешесен аклап чыгарылган мәхкәмә карарын дөрес түгел дип тапты. Бу турыда Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүдә баш ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнелгән Бөгелмә кешесенә карата хөкем карары гамәлдән чыгарылды. Җинаять эше яңадан мәхкәмә тикшерүенә җибәрелде. Шул рәвешле, прокуратураның аппеляция шикаяте кәнәгатьләндерелде" диде Галиев.

Узган елның октябрендә 27 яшьлек ир-ат өч баласы белән өйдә берүзе кала. Бераздан ул кечкенә кызының канлы җәрәхәт алуын әйтеп, хатынына шалтырата. Баланы хастаханәгә алып китәләр, гинеколог аның тәнендә көчләүгә хас билгеләр таба. Ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.

Сорау алулар вакытында ир-ат гаебен кире кага һәм баланың астын алыштырганда ялгыш җәрәхәтләдем ди. Ләкин сорау алуларның берсендә ул хатыны белән талашканнан соң үчен баладан кайтарганын әйтә. Адвокаты Салават Рәүпов ир-ат баланы җәрәхәтләвен "явыз ният белән эшләмәгән" дип белдерә.

Мәхкәмә гаепләнүче кылган гамәлен "җенси теләген кәнәгатьләндерү өчен эшләмәгән” дип таба һәм аны тулысынча аклый.

Русияләр социаль челтәрләрдә бу турыда фикер белдереп, хөкем карарының гадел булмавына каршы чыкты. Интернетта "Педофилны утыртырга кирәк" дигән петиция язып, алар Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Прокуратура мәхкәмә карарына шикаять бирде. Русия президенты каршындагы бала хокукы вәкиле Анна Кузнецова бу эшне үз контрле астына алды.

XS
SM
MD
LG