Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән


Русиядә COVID-19 узган тәүлектә тагын 6 718 кешедә расланган, 176 кеше үлгән.

Татарстанда COVID-19 йоктыру очраклары 4 673кә җитте, узган тәүлектә тагын 39 кешедә вирус табылган. Хәзер 917 кеше авырудан дәвалана, 3743 кеше савыккан. Бу рәсми саннар стопкоронавиус.ру сайтында китерелә. Русия статистикасында тагын бер үлем чагылыш тапкан, барлыгы 13 кеше үлгән диелгән.

Татарстан штабы саннарынча, республикада 17 кеше үлгән. Тагын бер кеше 25 июньдә Чаллыда вафат булган. Июнь башында ул Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенә салынган һәм терелә алмаган.

Башкортстанда 47 яңа очрак булуы әйтелә. Рәсми саннарга караганда, 2278 кеше хәзерге вакытта авырудан дәвалана, 3201 кеше савыккан. Үлүчеләр саны берничә атна дәвамында үзгәрешсез кала – 18 кеше.

Русиядә COVID-19 узган тәүлектә тагын 6 718 кешедә расланган. Эпидемия чорында барлыгы 667 883 кеше вирус йоктырган, 437 893 кеше терелгән. Барлыгы 9 859 кеше үлгән, узган тәүлектә 179 кеше коронавирустан вафат булган.

XS
SM
MD
LG