Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда радиациянең бер кешегә дозасы артуы теркәлгән


Республикада еллык күрсәткеч Русиядәге уртача саннан 1,7 тапкыр артык.

Башкортстанда бер кешегә туры килә торган радиация күләме 2015 елдан кискен арткан. Хәзер республикада бу күрсәткеч Русиядәге уртача күрсәткечкә караганда 1,7 тапкыр зуррак. Бу турыда Newsbash.ru яза.

Белгечләр фикеренчә, бу үзгәреш Башкортстан белән күрше төбәкләрдә кайбер ширкәтләрнең эшчәнлеге аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Чиләбе өлкәсендә "Маяк" ширкәте изотоплар һәм куркынычлыгы ягыннан беренче класска караган кулланылган атом-төш ягулыгы җитештерү белән шөгыльләнә. Башкортстанның тагын бер күршесе – Свердлау өлкәсендә "Квант" һәм "Изотоп" ширкәтләре эшли, алар куркыныч тудыру ягыннан икенче категориягә карый.

Башкортстанда радиация күләменең 90 проценты табигый чыганакларга туры килә, ширкәтләр эшчәнлеге, техноген фон һәм медицина тикшеренүләре вакытында алынган нурланыш бары 10 процентны гына тәшкил итә диелә.

Шул ук вакытта экспертлар соңгы өч елда Башкортстанда радиация белән бәйле шартлар үзгәрмәде, ул кәнәгатьләнерлек булып кала дип белдерә.

XS
SM
MD
LG