Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанда коронавирустан унтугызынчы кешенең үлүе хәбәр ителде


Соңгы ике айда беренче тапкыр Башкортстан рәсми статистикасында COVID-19 авыруыннан яңа үлем очрагы теркәлде.

Башкорстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган. 1955 елгы ир-атның үлгәне әйтелә. Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Башинформ" яза.

Министрлык сайтында бу үлем очрагының кайсы көнне булганы күрсәтелми, "3 июльгә" дип әйтелә. Русия рәсми статистикасы чыгып бара торган стопкоронавирус.ру сайтында бу очрак күрсәтелмәгән.
Апрель азагына Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 18 булган иде, шуннын соң ике ай дәвамында бу сан үзгәрешсез калып килде.

Хәзер республикада коронавирус йоктыруның 5 497 очрагы теркәлгән, узган тәүлектә тагын 47 кешедә COVID-19 табылган.

Республика хастаханәләрендә 401 кеше коронавирустан дәвалана, шулардан 27 кеше авыр хәлдә, сигезе үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган диелә.

Шул ук вакытта Башкортстанда үпкә ялкынсынуы белән чирләү очраклары арта дип белдерә министрлык. Узган тәүлектә 156 пневмония очрагы теркәлгән. Аларга COVID-19 тестлары уздырылган диелә.

2020 елның 15 мартыннан барлыгы 10 454 пневмония очрагы ачыкланган. Бу елның гыйнвар-март айларында андый очраклар 2 129 булган.

Рәсми саннар. 03 июль 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 497 (+47) 3 201 (+57) 18 (+0)
Татарстан4 673 (+39) 3 743 (+23) 13 (+1)
Русия667 883 (+6 718) 437 893 (+8 915) 9 859 (+176)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG