Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньякүләм танылган көрәшче Хәбиб Нурмагомедовның коронавирус белән авырган әтисе вафат


Абдулманап Нурмагомедов (c) һәм аның улы Хәбиб Нурмагомедов
Абдулманап Нурмагомедов (c) һәм аның улы Хәбиб Нурмагомедов

Абдулманап Нурмагомедов апрельдә коронавирус эләктергән иде.

57 яшьлек тренерның үлеме турыда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хәбәр итте. "Миңа Абдулманап Нурмагомедовның үлеме турында күңелсез хәбәрләр килеп иреште" дип язды Кадыров үзенең Telegram-каналында, чечен халкы исеменнән Нурмагомедовлар гаиләсенең кайгысын уртаклашып.

Тренер Абдулманап Нурмагомедов 25 апрельдә пневмония белән Дагыстан хастаханәсенә эләгә, 3 майда авыр хәлдә Мәскәү хастаханәсенә китерелә. Ураза бәйрәме алдыннан тренерның улы Хәбиб якташларына Дагыстанда коронавируска бәйле катлаулы вазгыять турында мөрәҗәгать белән чыкты.


Абдулманап Нурмагомедов, улы Хәбибтан тыш, көрәшнең катнаш төрендә (UFC) тагын берничә чемпион тәрбияләгән остаз. Алар арасында Ислам Махачев и Умар Нурмагомедовлар бар.

XS
SM
MD
LG