Шагыйрә, Татар китабы йорты мөдире Луиза Янсуар, журналистлар Линар Закиров һәм Эльвира Шакирова Youtube-та "Тәгәрмәч" дип аталган блог башлап җибәргән. Сәяхәтнамә рәвешендә төшерелгән тапшыруның беренче чыгарылышы 1 июльдә дөнья күргән. “Тәгәрмәч” татар авылларына багышлана.
Луиза Янсуар Азатлыкка сөйләгәнчә, блогның яңа чыгарылышлары һәр чәршәмбедә дөнья күрер дип ниятләнә. "Аның алдыннан анонс була. Ә инде атнаның башка көннәрендә авыл белән бәйле кыска кызыклы контент тәкъдим ителә: лайфхак, мәсәлән" дип сөйләде автор.
Беренче репортаж Әлдермеш авылына багышланган. Ул утыз минут тирәсе бара. Тапшыруда авторлар авылның риваятьләре, оста куллы кешеләре, гыйбрәтле хәлләр, сулыклары-чишмәләре белән таныштыра.
"Сәяхәтләргә сусавыбыздан һәм үзебезнең авылларны, аларның кешеләрен, кабатланмас урыннарын бер үк вакытта заманча да, тарихи контекстта да күрсәтәсе килүдән оешкан проект бу" дип сөйләде журналист.
Янсуар әйтүенчә, проектны алар үзләре финанслый. Төшерүче – "Ялкын" журналисты Эльвира Шакирова, монтажлауны Линар Закиров башкара. "Без үзебезгә татар авылларына баруны максат итеп куйдык. Әлегә Татарстандагы татар авылларына чыгабыз. Әмма планнар зурдан: Русия төбәкләрендәге, чит илләрдәге татар авылларына барып та, аларның ничек яшәп ятуларын күрәсе һәм күрсәтәсе килә" ди Луиза Янсуар.