Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә журналист Светлана Прокопьеваны яклап чыккан журналистлар тоткарланган


Светлана Прокопьеваны яклау чарасы

3 июльдә төрле шәһәрләрдә террорчылыкны аклауда гаепләнүче журналист Светлана Прокопьеваны яклап ялгыз пикетлар узды.

Мәскәүнең Лубянка урамындагы ФСБ бинасы каршында узучы пикетларда катнашучыларның барысы да кулга алынган, дип хәбәр итә Журналистлар профсоюзының Facebook бите.

Кулга алынучылар арасында журналистлар профсоюзы рәисе Игорь Ясин, профсоюз әгъзалары Артём Беседин, Максим Поляков, Софья Крапоткина, Глеб Струнников, Дмитрий Сидоров, журналист Илья Азар, Кристина Сафонова, "Ачык Русия" хәрәкәтенең матбугат сәркатибе Константин Фомин бар, диелә хәбәрдә.

Прокуратура җомга көнне Псков шәһәрендә яшәүче журналист Светлана Прокопьеваны алты елга колониягә хөкем итүне сорады. Моннан тыш, аңа дүрт ел дәвамында журналистика белән шөгыльләнүне тыярга телиләр.

Прокопьева ФСБ бинасында үз-үзен шартлаткан студентның бу юлга этәргән булырга мөмкин сәбәпләр турында Псковтагы "Эхо Москвы" радиосына сөйләгән иде. Шулай ук ул бу хакта мәкалә дә бастырды.

Прокопьевага карата террорчылыкны аклау турында җинаять эше 2019 елның 5 февралендә ачылды.

Азат Европа/Азатлык радиосы Прокопьевага яклау белдерә.

"Без Русия хакимиятенең танылган бәйсез журналистканы рәхимсез рәвештә юк итәргә әзер торуына чиктән тыш ризасызлык белдерәбез, ул үзенә ягылган гаепкә капма-каршы әйбер эшләгән кеше. Светлананың фикере - фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга омтылыш; аның сүзләрен "террорчылыкны аклау" дип аңлатырга тырышу - тәнкыйть тавышын басуга юнәлтелгән аңлы, сәяси мотивлы эш, хакыйкатьне бозып күрсәтү. Бу Русия тарихындагы иң кара чорларда уза торган күрсәтмә процессларның иң начар мисалларын хәтерләтә", диелә корпорация президенты вазифаларын башкаручы Дейзи Синделарның мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG