Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция "Берләшкән демократлар" штабын тентеп 6 активистны тоткарлаган


"Берләшкән демократлар" штабы янында
"Берләшкән демократлар" штабы янында

Татарстандагы оппозиция штабына тәртип саклау көчләре бер күршенең шикаятеннән соң килгән диелә.

Казанда Татарстандагы “Берләшкән демократлар” төркеме вәкилләре белдерүенчә, аларның Зур Кызыл урамындагы штабына җомга кичендә полиция, эктсремизмга каршы көрәш үзәге һәм ОМОН хезмәткәрләре килгән.

“Без бинаның ишегалдында идек, тавышланмадык, музыка тыңламадык. Сөйләшеп кенә тора идек. Көтмәгәндә полиция килеп төште”, дип сөйләгән Idel-Реалиига активист Гөлназ Равилова.

Башка активистлар әйтүенчә, анда төркемнең координаторы Эмил Гәрәевнең туган көнен тыныч кына бәйрәм иткән булганнар. Төнге сәгать ун тулганда анда полиция һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре килгән. Янәсе күрше йортларда яшәүчеләр зарланган. Көч хезмәткәрләре төркемнең штабына керергә теләгән.

Тентү вакыты
Тентү вакыты


Полиция хезмәткәре штаб бинасының хуҗасы Эмил Гәрәев белән бергә бинага кергән, әмма анда бернинди шикле нәрсә тапмаган. Шуңа да карамастан, тәртип саклау хезмәткәрләре штабның ишегалдыннан китәргә теләмәгән. Ул гына да түгел, ОМОН да чакырганнар. Полиция бинаны тагын бер тапкыр тентергә теләгән.

Оппозиция вәкилләре әйтүенчә, тәртип саклау хезмәткәрләре тентү өчен бернинди рөхсәт кәгазе күрсәтмәгән.

Төнге уникеләрдә көч хезмәткәрләре бинага бәреп кергән.
Оппозициянең барлыгы алты вәкиле тоткарлануы хәбәр ителә. Алар арасында “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәр думасына намзәт Руслан Зиннәтуллин, “Берләшкән демократлар” төркеме вәкиле, шулай ук Казан шәһәр думасына намзәт Мурат Монасипов һәм Гөлназ Равилова да бар.

"Берләшкән демократлар" штабы янында
"Берләшкән демократлар" штабы янында


Бу атнада “Берләшкән демократлар” төркеменнән берничә активист Казан шәһәр думасына сентябрьдә үтәчәк сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуларын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG