Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: "Башкортстан башлыгы идарәсендә COVID-19 белән авыручылар күп"


Башкортстан хөкүмәтендә утырыш (архив фотосы)

Моннан тыш, Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруны оештыруда катнашкан берничә укытучыда да коронавирус табылган.

Башкортстан башлыгы идарәсендә һәм республика хөкүмәтендә коронавирус белән авыручылар күп. Бу хакта дүшәмбе оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде. "Хезмәттәшләр, муниципалитетлар башлыклары, уяныгыз, зинһар. Буш вакытыгыз булганда дөньяда ниләр булуы белән кызыксыныгыз - Казакъстан ике атналык карантинга ябылды. Израильдә чикләү чаралары тулысынча кире кайтарыла. АКШта көн саен берничә дистә мең кеше вирус йоктыра. Тирә-якта вазгыять бик киеренке. Безгә еларга туры килмәгәе, әгәр югарыга үрмәли икән, димәк, без нидер эшләп җиткермибез", диде Хәбиров.

Ул республикада коронавирус белән бәйле вазгыятьне анализларга, муниципалитетлардагы хәлләрне тикшерергә кушты.

"Эре оешмаларда йоктыручыларны терки башладык. Очраклар килеп чыгу белән томалап куябыз. Башкортстан башлыгы идарәсендә дә, хөкүмәттә дә авыручылар күп", диде ул.

Хәбиров шулай ук Бердәм дәүләт имтиханын оештыруда катншакан 2-3 укытучының да COVID-19 йоктыруын хәбәр итте. 6 июльдә урыс теленнән БДИ тапшырыла.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, Башкортстанда эпидемия башыннан 5 638 кеше коронавирус йоктырган. Узган тәүлектә бу сан 47гә арткан.

Дүшәмбе хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры хәбәр итүенчә, республика хастаханәләрендә 412 кеше ята, 1 817 кеше амбулатор шартларда дәвалана.

Республика коронавирус теркәлгәннән алып барлыгы 3 304 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG