Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иваново мөселманнары Равил Гайнетдин мөфтиятенә ышанычын югалткан


Равил Гайнетдин (сулдан икенче) Фәрит Ляпин (уңда) белән очраша, 2014 ел
Равил Гайнетдин (сулдан икенче) Фәрит Ляпин (уңда) белән очраша, 2014 ел

Иваново мөфтие Фәрит Ляпин Русия мөселманнары диния нәзарәте белән ике арада туган низагның сәбәпләрен аңлатты.

Мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары диния нәзарәте узган атна Иваново мөфтиятенә карата махсус белдерү ясады. Анда Иваново диния нәзарәтенең 2019 елда "алдау юлы белән" мөстәкыйль нигезанамә кабул итүе турында әйтелә, шуның өчен бу мөфтиятне җитәкләгән Фәрит Ляпинны дини мәхкәмәгә тарту кирәклеге дә әйтелә. Әлеге низаг турында хәзер дин әһелләре арасында төрле сүзләр йөри. Фәрит Ляпинны шушы хәлгә аңлатма бирергә сорадык. Аның сүзләренчә, Русия диния нәзарәте 1 млн сумлык ярдәм биргән булып, Иваново мөфтиятенең низамнамәсен үзгәртергә теләгән.

— Фәрит хәзрәт, 1 июльдә Русия мөселманнары диния нәзарәте Сезгә карата аерым белдерү белән чыкты. Анда Иваново мөфтиятенең алдау юлы белән мөстәкыйль низамнамә кабул ителүе әйтелә. Бу белдерү артында нәрсә ята? Ике арада низаг ничек башланды?

Алар тәкъдим иткән низамнамәдә Равил хәзрәт үзенең фәрманы белән бездәге мөфтине алыштыра ала иде

— Русия мөселманнары диния нәзарәтеннән файда юк. Ислам дине, мәдәнияте фондын алар үз канаты астына алалар. Аннан тиеннәр генә килә, ләкин бу иң мөһиме дә түгел. Алар безнең мөфтиятнең низамнамәсен үзгәртергә теләделәр. Бу бөтен милек аларга күчәр иде дигән сүз. Алар тәкъдим иткән низамнамәдә Равил хәзрәт (Равил Гайнетдин – Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе) үзенең фәрманы белән бездәге мөфтине алыштыра ала иде. Без моңа каршы. Төп мәсьәлә шунда.

Бу эшне Дамир Мөхетдинов башлап йөрде (Дамир Мөхетдинов – Русия диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары). Ул монда да килде. Алар Түбән Новгородтан бер малайны таптылар. "Фәрит Ляпин инде карт, аны алыштырырга кирәк, сине өйрәтербез, синнән мөфтият рәисе ясарбыз" дигәннәр аңа.

Без мәдәният үзәге төзибез. Нигезе, аскы каты инде әзер. Биш катлы бина, шуның 600 квадрат метры намаз уку бүлмәсе. Алда тагын дүрт кат төзисе бар. Иваново өлкәсендәге биш төбәктә мәчетләребез эшли. Аларның барысын да тартып алырга теләделәр. Мөфти хәзрәт Ивановодагы Җәмигъ мәчете төзелешенә өч тапкыр 50 мең сум акча бирде. Без бернигә дә карамастан һәрвакыт мөстәкыйль эшләдек.

Финанс ярдәм мөфтият низамнамәсен үзгәрткән очракта гына биреләчәк диелде

Күптән түгел Zoom аша конференция оештырдылар. Дамир хәзрәт, безгә мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәрбез диде. Мин 3 мең квадрат метр зурлыгында мәдәният үзәге төзим дидем. Икенче көнне аларның хезмәткәре шалтратты һәм Равил хәзрәтнең 1 млн сум акча бирүен әйтте. Әлһәмдулилләһ, яхшы. Икенче конференциядә исә бу акча Иваново мөфтият низамнамәсен үзгәрткән очракта гына биреләчәк диелде. Миңа тиздән 73 яшь тула, беркайчан да ниндидер шартлар үтәү таләбе белән акча алмадым, чит илгә дә йөрдем, анда да беркем таләп куймады. Монда да шулай. Бу аларның акчасы түгел, бу дин үсеше өчен иганәчеләр биргән акча.

— Димәк, сез 2019 ел ахырыннан мөстәкыйль булып торасызмы?

— Инде ярты ел мөстәкыйль. Барысы да кануни. Юстиция идарәсендә теркәлде. Алар канун бозулар бар ди. Айласа, эзләсеннәр.

— Шулай да, Дамир Мөхетдиновка мондый сәясәт нәрсәгә кирәк?

— Ул безнең милекне тартып алып, монда үз командасын куярга тели. Мин аның командасында түгел...

— Белдерүдә сезнең Русия диния нәзарәтен һәм шәхсән Равил Гайнетдинне алдау юлы белән низамнамә кабул итүегез турында әйтелә. Моңа аңлатма бирә аласызмы?

— Кем алдаган Равил Гайнетдинне? Мин аны инде күптән күргәнем юк. Биш ел аның кабинетында булганым юк. Мин һәрвакыт алардан читтәрәк тордым. Без низамнамәне аларның сәркатибенә бирдек, анда факсимиле белән имза куйдылар һәм бетте. Кем алдаган? Равилне үз күзләрем белән күрмәдем.

Безнең оешма инде күптәннән мөстәкыйль булып эшли

Безнең оешма инде күптәннән мөстәкыйль булып эшли. Бездә өч Коръән хафиз төркеме бар. Рамазан аенда 7 Коръән хафизны әзерләп чыгардык. Равил хәзрәтнең бер структурасында да андый мәктәп юк. Икенчедән, инде 20 ел дәүләт мәктәбендә татар теле белән гарәп телен укытабыз. Бу да аларда юк. Мин җитәкләгән татар мохтәриятендә музыкаль һәм драма театры бар, яшьләр актив эшли, бәйгеләр оештырабыз. Бар да яхшы, эшлибез.

— Русия диния нәзарәте Сезне дин әһеленә хас булмаган адымыгыз өчен дини мәхкәмәгә тарту белән янады. Бу нәрсәне аңлата?

— Валлаһи, белмим. Үзләреннән сорагыз (көлә).

— Узган атна Сез Татарстан мөфтияте белән килешү төзедегез. Нинди хезмәттәшлек турында сүз бара?

Без төрле структуралар белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Алар кемгә буйсынуына карамастан

— Татарстан белән генә түгел, Мордовия, Пенза белән килешү төзелде. Барысы да тынычлангач, Башкортстан белән хезмәттәшлек оештырачакбыз. Айнур хәзрәтне (Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин – ред.) рәсми визит белән кунакка чакырырбыз. Без төрле структуралар белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Алар кемгә буйсынуына карамастан – Равил хәзрәткәме, Тәлгать хәзрәткәме. Әлбир хәзрәт белән дә эшләячәкбез. Ничек эшләдек, шулай эшлибез. Ә алар 1 млн сумга үз таләпләрен куймакчы иделәр.

Бу низаг Камил хәзрәт (Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин – ред.) белән очрашуда минем Русия диния нәзарәтеннән чыгуым турында игълан иткәч башланды. Моңа кадәр астыртын эшләр юк иде. Русия президенты хакимиятеннән кызыксындылар. Алар Иваново хөкүмәтенә, православ митрополиясенә шалтратканнар. Мөфтият белән минем мөнәсәбәт турыда сораганнар. Бар да яхшы дип җавап биргәннәр.

Безнең җирле хакимият белән мөнәсәбәтләр яхшы, әлһәмдулилләһ. Православлар белән дә хезмәттәшлек әйбәт бара. Махсус хезмәтләр белән дә мөнәсәбәт яхшы.

— Сезнең Русия диния нәзарәтеннән аерылып чыгу адымы мөфтиятләр арасында булган таркаулыкны тагын да көчәйтмәсме?

— Юк. Хәзер Русия диния нәзарәте нинди сәясәт алып барганы аңлашылмый. Ни өчен аларга низамнамәне үзләренә яраклаштырып шулай үзгәртергә кирәк иде? Төрле төбәкләр белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Инде башка төбәкләр дә безнең кебек эш итмәкче. Русия мөфтиләр шурасы рәвешендә берәр оешма оештырып караячакбыз. Анда җитәкче булмаячак, барысы да рәистәш сыйфатында эшләячәк.

— Кайчан оештырасыз?

—Әлегә белмим. Әле көрәшәбез бит.

* * *

Азатлык радиосы аңлатма сорап мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәтенә дә мөрәҗәгать итте.

"Аңлатма соңрак булачак һәм сайтның рәсми битенә куелачак", дип җавап бирде матбугат хезмәте вәкиле Диләрә Әхмәтова.

XS
SM
MD
LG