Accessibility links

Чаллы татар драма театрында Шамил Идиатуллинның "Брежнев шәһәре" романы сәхнәгә куелачак


Шамил Идиатуллинның "Город Брежнев" китабы тышлыгы
Шамил Идиатуллинның "Город Брежнев" китабы тышлыгы

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонын Шамил Идиатуллинның "Бержнев шәһәре" ("Город Брежнев") романы нигезендә иҗат ителгән спектакль белән ачып җибәрәчәк.

"Город Брежнев" татар телендәге спектакль булачак. Чаллы дәүләт татар драма театры көзен яңа сезонын яңа бинада һәм яңартылган репертуар белән ача, шул исәптән роман нигезендә спетакль белән", дип язып чыкты Шамил Идиатуллин социаль челтәрдә.

Язучы узган гасырның 1980нче елларда Чаллыда яшәгән. Ул вакытта шәһәр Брежнев дип аталып йөртелгән.

Романда вакыйгалар Чаллыда бара. Әсәр урыс телендә, аның татарчага тәрҗемәсе юк. Идиатуллин роман нигезендә татарча пьесаны Чаллы драма театрының яңа сәнгать җитәкчесе, яшь режиссер Олег Кинҗәголов язуын әйткән.

Чаллы татар драма театры быел ЗЯБ бистәсендәге яңа бинасына күчә, хәзер анда төзекләндерү эшләре бара. Бу атнада театрга яңа исем бирү дә көтелә. Исемне Чаллы кешеләре катнашында бәйге уздырып сайладылар. Бәйге нәтиҗәләрен шәһәр мәдәният идарәсе игълан итәчәк. Театрга яңа исем уйлап табу өчен бәйге уздыруны быел май аенда Чаллыга килгәч Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән иде.

Чаллы татар драма театры моңа кадәр КПССның шәһәр комитеты бинасында урнашкан иде. Бинаны аңа 1990нчы елларда биргәннәр. Театр чыгып киткәч, бина Чаллы курчак театрына биреләчәк. Курчак театрының моңа кадәр үз бинасы булмаган.

Элегрәк билгеле булганча, "Город Брежнев" әсәре нигезендә шул ук исемдәге нәфис фильм да төшерергә ниятләнә. Хәзер аңа инвесторлар эзләү эше бара. Фильм 80 миллион сумга төшәчәк.

2019 елда роман "Большая книга" илкүләм әдәби премиянең кыска исемлегенә кергән иде. ВВС агентлыгының мәдәният күзәтүчесе Александр Кан исә бу романны карантинда уку өчен киңәш ителгән китапларның кыска исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG