23 июнь Фәрит Гыйбатдиновның хәле авыраеп китеп аны ашыгыч ярдәм белән Чабаксар хастаханәсенә алып киткәннәр. 25 июнь аның хәле начарланып реанимациягә күчергәннәр. Бүген иртән Фәрит Гыйбатдиновның туганнарына аның вафат булуын хәбәр иткәннәр. Бу хакта Азатлыкка аның кызы Рәзинә дә раслады.
"Әти китте. Коткара алмадык. 25 июньнән үк без аның тавышын ишетмәдек, элемтә табиб аша гына булды. Ул реанимациядә ятты, соңгы өч көне аңында булмады, ИВЛга тоташкан иде. Кәгазьләргә әтинең үлем сәбәбе итеп ни язылыр - әйтә алмыйм.
Ике тест ясалды, ике тест та коронавирус барлыгын күрсәтмәде. Әмма табиб тест нәтиҗәсе тискәре булу COVID-19 түгел дигәнгә гарантия бирми диде. Әтинең йөрәк өянәге дә булды", дип сөйләде мәрхүмнең кызы Рәзинә Янбаева.
Фәрит Гыйбатдиновның кайчан, кайда җирләнәчәге турында соңрак билгеле булачак.
Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 11 ноябрендә Чуашстанның Урмай авылында дөньяга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Үзенең авылында "Мишәр" ансамблен оештырды. Алар Русия күләмендә узган төрле бәйгеләрдә катнашты. Фәрит Гыйбатдинов үз авылында "Урмай моңы" татар яшьләре җыр конкурсы, "Урмай зәлидә", "ART-MADHIA" кебек фольклор фестивальләрен оештырды. Авылда мәчет төзелеше башында торды. Ул Чуашстанның, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.