Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә табибларның 60 проценты коронавирус статистикасына ышанмый


Коронавирус турында рәсми мәгълүматка ышаныч гади русияләр арасында да кими дип белдерә социологлар.

Русия табибалрының 60ка якын проценты коронавирус турында рәсми статистикага ышанмый, ә яртысы диярлеге вирус йоктырган һәм аннан үлгән кешеләр саны турында мәгълүмат киметеп күрсәтелә дип саный. Бу хакта Җәмәгатьчелек фикере фонды (ФОМ) һәм Левада үзәге уздырган сораштырулар күрсәтә. Әлеге сораштырулар ESOMAR тикшерүләр берлеге оештырган бәйге кысаларында үткәрелгән дип яза Ведомости.

Барлыгы 502 табибка сораулар бирелгән. Аларның 60 процентының COVID-19 симптомлы авырулар белән эшләү тәҗрибәсе булган, ә 16 проценты коронавируслы чирлеләр дәваланган "кызыл зонада"да эшли.

COVID-19 авырулар белән эшләүчеләрнең 54 проценты мәгълүматларның дөрес булуына шикләнә. 49 проценты - авыручыларның саны, 47 проценты үлүчеләр саны киметелә дип белдергән. 10 проценты саннар, киресенчә, арттырылып күрсәтелә дип саный. Йоктыручылар һәм үлүчеләр саннарының дөрес булуына табибларның 23 һәм 21 проценты ышана.

Коронавирус турында рәсми мәгълүматка ышаныч гади русияләр арасында да кими дип белдерә социологлар. ФОМ нәтиҗәләренә караганда, әгәр апрель башында аңа халыкның 58 проценты ышанса, июнь ахырында 46 процент булган.

Майдан алып Русиядә коронавирус йоктыру очраклары кими. Соңгы ике атнада авыручылар саны тәүлегенә 7 меңнән ким күрсәтелә. Эпидемия башыннан 10 меңнән артык кеше үлде.

Федераль штаб статистикасы төбәкләрнеке белән еш кына туры килми. Түрәләр моны исәпләү методикаларының төрле булуы белән аңлата. Гомумән алганда, COVID-19 үлемнең төп сәбәбе дип танылган очракта гына ул рәсми статистикага кертелә.

Май ахырында Русия сәламәтлек саклау министрлыгы барлыгы 101 медицина хезмәткәренең коронавирустан үлүе турында белдерде. Шул ук вакытта Росздравнадзор Русиядә 489 медицина хезмәткәре үлде диде. Соңрак оешманың матбугат хезмәте әлеге саннар рәсми түгел дип атады.

Русия табиблары коронавирустан үлгән хезмәттәшләрен аерым исемлеккә җыеп бара. Бүгенге көндә анда 555 исем - табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитарлар, лаборантлар.

Татарстанда соңгы тәүлектә 36 кешенең коронавирус йоктыруы турында рәсми хәбәр ителде. Эпидемия башыннан йоктыручылар саны 4 823кә җитте. Яңа үлүчеләр турында әйтелми.

Башкортстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 48 яңа очрагы теркәлгән. Республикада йоктыручылар саны 5 686 булды.

Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 6 368 очрагы рәсми ачыкланган, узган тәүлектә 198 кеше үлгән. Илда барлыгы 694 230 авыручы теркәлгән.

Рәсми саннар. 07 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 686 (+48) 3 446 (+113) 19 (+0)
Татарстан4 823 (+36) 3 786 (+14) 14 (+1)
Русия694 230 (+6 368) 463 880 (+9 551) 10 494 (+198)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG