Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Кырымда янә тентүләр уздырды һәм кырымтатарларны тоткарлады


Кырымда тентүләр вакытында, 7 июль
Кырымда тентүләр вакытында, 7 июль

ФСБ җиде кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте.

Кырымда 7 июльдә Русия куәт оешмалары кырымтатарлар йортларында тентүләр уздырды. ФСБның Акмәчеттәге идарәсенә Сейран Хайретдинов, Александр Сизиков, Эмиль Зиядинов, Исмет Ибрагимов, Алим Суфьянов һәм Вадим Бектемиров китерелгән. Бакчасарайда кырымтатарлар йортларында тентүләр турында сишәмбе иртән "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итте. Соңрак ярымутрауның тагын берничә районында тентүләр узуы билгеле булды.

Алуштада Дилявер Меметов йортында да тентү булган, ләкин Меметов үзе өйдә булмаган, аны эзлиләр дип белдерә активистлар.

Төштән соң бу хактагы мәгълүмат Русиянең федераль иминилек хезмәте (ФСБ) сайтында да расланды.

Хәбәрдә ФСБ башка куәт оешмалары вәкилләре белән берлектә Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы (Русиядә тыелган) бүлекчәсенең өч башлыгын һәм дүрт актив әгъзасын тоткарлады диелә. Ягъни ФСБ җиде кешенең тоткарлануы турында белдерә.

"Җыелулар вакытында алар ярымутрау кешеләре арасында террорчылык идеологиясе тараткан, үз рәтләренә кырым мөселманнарын җәлеп иткән" диелә ФСБ хәбәрендә. Тоткарланучыларга карата җинаять эшләре ачылган.

Бу вакыйга турында Украина тышкы эшләр министры урынбасары Эмине Джеппар да язды. Ул аларны террорчылык маддәсе нигезендә хөкем итәрләр дип фаразлый. "Инде 67 кырымтатар Русия Җинаяь кодексының 205.5нче маддәсе нигезендә тоткарланды. Аларның барысын да террорчылар исемлегенә кертмәкчеләр", дие ул Facebook-та.

АКШның Украинадагы илчеге ярымутрауда тентүләргә карата борчылу белдерде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG