Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү татарстаннарның 90нчы еллар вакыйгалары кабатлануга борчылуын күрсәтә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан Русиянең 90нчы еллар вакыйгалары кабатлануга борчылучы төбәкләре арасында атала.

Респондентлар фикеренчә, коронавирус изоляциясе һәм пандемиянең икътисади нәтиҗәләре 90нчы еллардагы вазгыятьнең кабатлануына китерә ала. КРОС коммуникацияләр ширкәтенең “Илкүләм борчылулар индексы” исемле фикер белешүләре шундый борчылуларны күрсәтә.

Коронавирус кризисы аркасында 90нчы елларның кабатлануы Мәскәү, Петербур, Краснодар крае, Сахалин, Свердловски, Калининград, Иркутски, Новосибирски өлкәләрендә һәм Татарстан республикасында яшәүчеләрне борчый”, диелә хисапта.

Анда шулай ук вазгыятьне яхшырту өчен кайбер төбәкләрдә хәмер сатуның чикләнүе турында языла. Алар арасында Мари Иле, Карелия, Хакасия, Башкортстан һәм Якутия атала.

Бу тикшеренү киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдән тупланган мәгълүматка нигезләнә.

XS
SM
MD
LG