Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида мәхкәмә яулыклы студент мәсьәләсендә карарны тагын кичектерде


Алинә Нәүрүзова һәм Руслан Нәгыев
Алинә Нәүрүзова һәм Руслан Нәгыев

Омскида мәхкәмә медицина көллияте студентына яулык бәйләүне тыю мәсьәләсендә карарны тагын кичектерде.

Бүген Омски мәхкәмәсе медицина көллияте студенты Алинә Нәүрүзова шикаятен карауны дәвам итте. Студент кыз уку йорты җитәкчелегенең эчке тәртип кагыйдәләренә сылтанып яулып бәйләүне тыю карарын мәхкәмәгә биргән иде. Аның адвокаты Руслан Нәгыев Idel-Реалиига белдергәнчә, бүген мәхкәмәдә коллият идарәсе вәкилләрен тыңлаганнар.

“Алар Нәүрүзова башындагы яулыкның кайсы кагыйдәләрне бозуын аңлата алмый. Көллият вәкилләре эчке кагыйдәләр бозылуы турында әйтә, ә без яулык бәйләү Нәүрүзованың шәхси эше дип җавап бирәбез”, ди Нәгыев.

Адвокат әйтүенчә, көллият вәкилләре Нәүрүзова башындагы яулыкның эстетик яктан каршылык тудыруын әйтә.

“Моңа җавап буларак, мин мәхкәмәгә ябыштырыла торган керфекләрнең миңа эстетик яктан ошамавын, әмма бу минем түгел, ә керфек ябыштырган хатынның эше булганга, ризасызлык белдермәвемне әйттем. Яулык бәйләү дә Нәүрузованың конституция тарафыннан гарантияләнгән хокукы. Мөселманнар — Русия федерациясенең җирле халкы, безнең башка ватаныбыз юк”, ди Нәгыев.

Ул шулай ук мәхкәмәдә Русиянең башка төбәкләрендәге, аерым алганда Татарстан, Башкортстан һәм Чечнядәге медицина уку йортлары студентларын һәм табибларны мисал итеп китерүен, аларның яулык бәйләве бернинди ризасызлык тудырмавын һәм укуга зыян китермәвен әйтүе турында да белдерә.

Нәгыев әйтүенчә, көллият идарәсе Нәүрүзовадан башка студентларның да укырга яулык бәйләп килгәнлеген, әмма сөйләшүдән соң аларның яулыкларын салырга мәҗбүр булганлыгын белдергән.

“Без монда дини дискриминация күрәбез. Моны мөселманнарның вөҗданын түбәнсетү итеп күрәбез”, ди Нәгыев. Ул мәхкәмәдә башын каплаган Мәрьям ана иконасын да күрсәткән.

Мәхкәмә киләсе утырышны 21 июльгә билгеләгән. Элегрәк мәхкәмә Алинә Нәүрүзовадан ислам динен тотуын дәлилләүне, Коръәннән хатын-кызның хиҗаб киюен таләп итүче өзекләр китерүне һәм аның үз хокуклары өчен чын күңелдән көрәшүен исбатлауны таләп иткән иде. Элегрәк мондый белешмәне Русиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла Аширов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Омски өлкәсе мөфтие урынбасары Жаксылык Оспанов та китергән иде. Бүген мәхкәмәгә үз карарын Русия голәмә шурасы да тапшырды. Алар барысы да мөселман хатын-кызның яулык бәйләргә тиешлеген белдерә.

Алинә Нәүрүзова һәм Руслан Нәгыев көллиятнең тыю карарын бу язда мәхкәмәгә бирде. Нәүрүзова Омскиның Киров районы мәхкәмәсеннән көллиятнең бу кагыйдәсен һәм яулык бәйләгән өчен үзенә белдерелгән шелтәләрне гамәлдән чыгаруны сорый.

Мәхкәмәгә мөрәҗәгатьтә Нәүрүзованың көллияткә укырга кергәндә яулыклы булганлыгы һәм ул вакытта моңа бәйле бернинди проблем булмаганлыгы да язылган.

XS
SM
MD
LG