Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән


Иллюстратив фото

Татарстанда коронавирустан тагын ике кешенең үлеме хәбәр ителде. Рәсмән COVID-19дан үлүчеләр саны 20гә җитте.

29 июнь Югары Осланнан 1954 елгы бер хатын, 6 июльдә Түбән Камадан бер ир үлгән. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы хәбәр итә.

Югары Осланнан авыруны 2 июньдә ашыгыч ярдәм машинасы белән Республика клиник хастаханәсенә китергән булганнар. Шул ук көнне аны икеяклы пневмония белән 16нчы санлы шәһәр клиник хастаханәсенә салганнар. Аның кайбер хроник авырулары булган диелә. Сулыш кысылуы арта баргач аны реанимация бүлегенә күчергәннәр һәм үпкәне җилләтү җиһазына тоташтырганнар. Ул кан әйләнеше туктау сәбәпле 29 июньдә үлгән.

Коронавируслы Түбән Кама кешесен хастаханәгә 29 июньдә салганнар. Анда да пневмония булган. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган ул кеше 6 июльдә үлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә 36 кешенең коронавирус йоктыруы турында рәсми хәбәр ителде. Эпидемия башыннан йоктыручылар саны 4 823кә җитте. Яңа үлүчеләр турында әйтелми.

Башкортстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 48 яңа очрагы теркәлгән. Республикада йоктыручылар саны 5 686 булды.

Русиядә коронавирус йоктыруның яңа 6 368 очрагы рәсми ачыкланган, узган тәүлектә 198 кеше үлгән. Илда барлыгы 694 230 авыручы теркәлгән.

XS
SM
MD
LG