Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте булмый калган очышлар өчен акча кайтару урынына ваучер бирүне рөхсәт итте


Русия хөкүмәте һава ширкәтләренә коронавирус пандемиясе аркасында булмый калган очышлар өчен юлчыларга акча кайтару урынына ваучерлар бирүне рөхсәт итү карары чыгарды.

Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Ул карар халыкара яки эчке очышларны чикли торган гадәттән тыш хәлләр булырга мөмкин яки булган очракта һава ширкәтләренә юлчыларны очыру турында килешү шартларын берьяклы гына үзгәртү яки ул шартларны үтәүдән баш тарту хокукы бирә һәм акчаларны кире кайтару шартларын билгели. Юлчылар ваучерларын өч ел эчендә кулланмаган очракта гына акчаларын кире кайтара алачак. Әлеге кагыйдә чартер рейсларына кагылмый.

Русиянең һава кодексына күрә, нинди генә тариф булса да, һава ширкәтләре очышны башкармаган очракта, билетның тулы бәясен юлчыга кайтарырга тиеш. Һава ширкәтләренә юлчылар белән ваучер хисаплашулары хокукы бирергә Һава транспортын файдаланучылар берләшмәсе тәкъдим иткән иде. Аңа кадәр Һава транспорты халыкара берләшмәсе (IATA) дә шундый шундый ук мөрәҗәгать белән чыкты.

Коронавирус таралуга каршы чаралар кысаларында, хөкүмәт карары нигезендә Русия һава ширкәтләре март ахырында барлык халыкара очышларны туктатты. Март ахырында эчке очышларда да юлчылар бик нык кими башлады. Апрель аенда эчке очышлар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 тапкыр кимеде.

XS
SM
MD
LG