Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бөтенлегенә каршы гамәлләрне экстремизмга тиңләү кануны июль ахырына кадәр кабул ителергә мөмкин


Павел Крашенинников
Павел Крашенинников

Канун өлгесендә андый гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Русия федерациясе биләмәләрен илдән аеру юнәлешендәге эшчәнлекне экстремизмга тиңләү турында канун өлгесе Русия думасына кертелгән. Бу турыда Русия думасының Дәүләт корылышы һәм канун чыгаруы комитеты башлыгы, Русия Конституциясенә үзгәртүләр тәкъдимен әзерләгән төркем рәистәше Павел Крашенинниковның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Конституциянең 67нче маддәсенең 2.1 бүлеге нигезендә, Русия федрациясе үзенең суверенитетын һәм территориаль бербөтенлеген саклый. Русия федерациясе биләмәләрен аеруга юнәлтелгән гамәлләр һәм андый гамәлләргә чакырулар тыела. Павел Крашенинников бу норманың өч канунга үзгәрешләрдә кертелүен белдерде: Җинаять һәм Җинаять процессуаль кодексларына, Русия федерациясенең административ канун бозулар турында кодексына һәм “Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында” канунына. Бу кануннар Русиянең үзгәртелгән Конституциясенә яраклаштырыла диелә.

Русиянең бербөтенлегенә каршы гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Андый гамәлләргә чакыру өчен штраф күләме 300 мең сум дип билгеләнә. Крашенинников белдерүенчә, бер ел эчендә андый чакыру тагын кабатланса, җинаять эше ачылачак.

Канун өлгесенең икенче бер авторы, Федерация шурасының Конституцион канун һәм дәүләт төзелеше комитеты Андрей Клишас бу тәкъдимнең июль ахырына кадәр үк кабул ителергә мөмкинлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG