Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе качаклар фондын 150 мең сумлык штраф түләргә хөкем итте


Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы

8 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә 150 мең сумлык штраф карарын гамәлдән чыгарып кисәтүгә алыштырды, ә качаклар фондына бирелгән 150 мең сумлык җәзаны гамәлдә калдырды.

Бүгенге мәхкәмә утырышында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевне адвокат Алексей Златкин яклады, мәхкәмә булып Сергей Федонин хөкем итте.

Фәрит Зәкиев Югары мәхкәмәдән чыккач Азатлыкка белдерүенчә, Югары мәхкәмә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган 300 мең сумлык штраф карарының 150 мең сумлык өлешен кисәтүгә алыштырган, калган 150 мең сумлык өлешен гамәлдә калдырган.

"Хөкемдар үз карарында иҗтимагый үзәкнең бу бинада бары бер генә бүлмәне арендалавына нигезләнде. Төп җаваплылык качаклар фондына төшә", диде Зәкиев.

Аның сүзләренчә, 2014 елда ТИҮне Карл Маркс урамындагы бинадан куып чыгарганнар. Шуннан соң Татарстан качаклар фондын төзеп ТИҮ буларак үзләрен Сәетгалиев урамы 3нче йорт адресындагы бинадагы шул фонд бинасына керергә мәҗбүр иткәннәр.

"2018 елда прокуратура безгә каршы тагын һөҗүм башлады. Бу һөҗүм хәзер дәвам итә. Барлык штрафларның төп сәбәбе — татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлек алып баруы. Покуратура һәм башка оешмаларның басымының сәбәбе шул. Шуңа күрә бүгенге мәхкәмә утырышында безне җәзасыз калдырмаска булдылар дип уйлыйм. Без хәзер бу 150 мең сумлык штрафны түләмәсәк, бу бинадан качаклар фондын да, Татар иҗтимагый үзәген дә куып чыгарачаклар", дип белдерде ТИҮ рәисе.

Фәрит Зәкиев Татарстан Югары мәхкәмсе карарында качаклар фонды өчен расланган 150 мең сумлык штрафны Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен җиткерде.

“Кассация мәхкәмәсеннән нинди карар чыгуга карамастан, без штрафны бүгеннән башлап 60 көн эчендә түләргә тиешбез. Әмма фондның бу кадәрлек штрафны түләрлек акчасы юк. Безгә интернет аша фондның штрафын түләр өчен акча җыя башларга кирәк. Югыйсә ТИҮ дә бинасыз калачак”, диде Зәкиев.

19 һәм 28 майда Вахитов районы мәхкәмәсе Зәкиевне, Казанның Сәетгалив урамы 3нче йортта урнашкан бина иминлек таләпләренә туры килми дип, башта ТИҮ рәисе буларак 150 мең сум җәзага, аннан Татарстан качаклар фонды рәисе буларак тагын 150 мең сум җәзага хөкем иткән иде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG