Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 21гә җитте


Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде. Бу хакта рәсми хәбәр 8 июль кичендә чыкты. 

Биектау районында яшәүче 1992 елгы ирне Республика клиник хастаханәсенә 2 июльдә китергәннәр. Анда үпкә ялкынсынуы булган. Хәле авырайгач үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.

Ирнең берничә хроник авыруы булган, бу аның хәлен катлауландырган. Ул 8 июльдә вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 35 очрагы рәсми теркәлгән дип хәбәр итә Русия оператив штабы.

Республикада COVID-19 йоктыручыларның гомум саны 4 893 булды.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. 405 кеше хастаханәләрдә ята. Республикада барлыгы 5 778 кеше коронавирус йоктырган.

Русиядә соңгы тәүлектә барлыгы 6 509 кешедә коронавирус ачыкланган. Аларның 27,3 процентында авыру билгеләре юк диелә. Барлыгы 707 301 кеше йоктырган. Узган тәүлектә 176 кеше яңа вирустан үлгән, эпидемия башыннан үлүчеләр саны 10 843кә җитте.

Рәсми саннар. 09 июль 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 778 (+47) 3 759 (+164) 19 (+0)
Татарстан4 893 (+35) 3 808 (+10) 15 (+1)
Русия707 301 (+6 509) 481 316 (+8 805) 10 843 (+176)

стопкоронавирус.рф

фикерләр

XS
SM
MD
LG