Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия премьеры Михаил Мишустин Татарстанда булды


Рөстәм Миңнеханов, Михаил Мишустин һәм башка түрәләр Казанда төзелеп килүче инфекцион хастаханәне карый
Рөстәм Миңнеханов, Михаил Мишустин һәм башка түрәләр Казанда төзелеп килүче инфекцион хастаханәне карый

Михали Мишустин Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев белән очрашты, Иннополис шәһәрендә булды, йогышлы авырулар хастаханәсе төзелешен карады.

9 июльдә Русия премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде. Татарстан.ру порталы хәбәр итүенчә, беренче эш итеп Мишустин Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеп килүче икенче корпусын караган. Аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин озатып йөргән.

15 мең дүрткел метрлы дүрт катлы хастаханәне август аенда ачарга планлаштыралар. Төзелеш эшләре яз көне башланган иде. Проект буенча әлеге медицина оешмасы 232 урынлы була. Кирәк очракта бу санны икеләтә арттыру да каралган.

Бинада шулай ук балконнар да бар. Алар авыруларга саф һавага чыгарга мөмкинлек бирәчәк диелә.

Михаил Мишустин "бу эшне илгә үрнәк итеп куеп була" дип бәя биргән.

Русия премьеры, моннан тыш, Иннополис шәһәрендә булган, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашкан.

XS
SM
MD
LG