Чарада дистәгә якын кеше катнашты. Алар "Без диалог көтәбез", "Оныкларыбызның яшәр урыны юк", "Без координация штабына керергә телибез" кебек шигарьләр күтәреп торды. Пикетчылар янына республика хакимиятеннән чыгып хәлләре белән кызыксынучы булмады.
Шул ук вакытта "Миловский парк"ка акча салып алданучыларның чатыр лагере да дәвам итә. Ул 16 июнь ачылган иде. Анда бүген 31 чатыр урнаштырылган.
"Миловский парк" "Русия гаиләсе өчен торак" дип аталган дәүләт програмы кысасында төзелә башлаган. Әлеге програмны тормышка ашыручы "КилСтройИнвест" ширкәте мең ярым кешедән ике миллиард сум акча җыеп төп башына утырткан. Акча түләгән 1500 кешенең күпчелеге – 1200е һаман фатир ала алмый җәфалана. Башкортстан буенча бүген 15 район һәм шәһәрдә 100дән артык туңдырылган йорт исәпләнә.
7 июльдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров күпфатирлы йортларны төзеп бетерүне координацияләү өчен төбәк штабы төзү турында боерыкка кул куйган иде. 9 июльдә аның тәүге утырышы узарга тиеш иде. Анда “кызыксынган яклар”, ягъни алданучы өлешчеләр дә катнашырга тиеш иде. Чарага “Миловский парк” алданучылары чакырылмаган. Штаб утырышы узуы турында мәгълүмат юк. Бу пикет шул уңайдан оештырылды.