Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа 36 очрагы теркәлгән. Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Республикада авыручылар саны 4 929га җитте. Татарстан штабы белдерүенчә, яңа очракларның иң күбе Казанда - 13 кеше. Яңа үлемнәр турында хәбәр ителми, Татарстанда коронавирустан барлыгы 21 кеше үлүе турында рәсми әйтелде.
Башкортстанда COVID-19 йоктыручылар саны соңгы тәүлектә 48 кешегә артып 5 826га җитте. Барлыгы 19 кешенең үлеме турында рәсми хәбәр ителде.
Русиядә пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 713 936 кеше авырган, 11 017 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә тагын 6 635 яңа очрак рәсми теркәлгән, 174 кеше үлгән.
Русиядә COVID-19 коронавирусы таралу белән бәйле рәвештә чикләүләр кабат кертелергә мөмкин. Бу хакта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович белдерде.
"Физик дистанция сакланмаса, авыру очраклары артса — башкача мөмкин булмаячак", дигән Мелита Вуйнович.
Чикләүләрне кабат кертү мөмкинлеге дөньяда коронавируска каршы вакцина яки дару уйлап тапканчыга кадәр сакланачак.
"Моңа әзер булырга кирәк. Бу иртәрәк булса яхшы, вирусның күбрәк таралуын көтеп торырга кирәкми. Янгын кечкенә булганда сүндерергә кирәк", дигән оешма вәкиле.
Рәсми саннар. 10 июль 11:00
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 5 826 (+48) | 3 919 (+160) | 19 (+0) |
Татарстан | 4 929 (+36) | 3 833 (+25) | 15 (+0) |
Русия | 713 936 (+6 635) | 489 068 (+7 752) | 11 017 (+174) |