Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ведомости: Татарстан керемнәре 20 процентка кимергә мөмкин


Белегчләр пандемиядән уңышлы төбәкләр күбрәк зыян күрәчәк, фәкыйрьрәк субъектларның керемнәре әллә ни кимемәячәк дип фаразлый.

Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты (РЭУ) коронавирус белән бәйле вазгыять пандемиягә кадәр уңышлы саналган төбәкләр казнасына ныграк сугарга мөмкин дигән нәтиҗәгән килгән. Проблемлы субъектларның финанслары әзрәк зыян күрәчәк диелә. Тикшерү белән "Ведомости" танышкан.

Университет белгечләре вакыйгалар үсешенең өч сценариен тикшергән. Оптимистик сценарийга караганда, вазгыять 2008-2009 еллар кризисы кебегрәк үсеш алырга мөмкин. Ул вакытта төбәкләр хакимиятләре җитештерүгә ярдәм итү програмнарын киметеп, бюджет акчаларын экономияләгән иде. Бу очракта күпчелек субъектлар казналары әллә ни кимемәячәк - якынча 10 процентка кимү күзәтеләчәк.

Уртача пессимистик сценарий булса, төбәкләр казна чыгымнарын 2019 һәм 2020 ел башындагыча калдарачак. Бу очракта, Татарстан, Кемерово өлкәсе, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном бүлгеләре керемнәре 20 процентка кимергә мөмкин.

Өченче, пессимистик сценарийга караганда, төбәкләр икътисадка ярдәм итү өчен акчаны активрак тотачак. Бу очракта 13 төбәкнең, шул исәптән Татарстанның да, керемнәре кимү 20 проценттан артып китәр дип фаразлана.

Белгечләр фикеренчә, фәкыйрьрәк төбәкләргә керемнренең җитди кимүе янамый, чөнки төп табыш чыганагы булып аларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең керемнәренә салым тора.

XS
SM
MD
LG