Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда пандемия шартларында Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде


Пандемия шартларында шәригать белгечләре гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карауны сораган.

10 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә шәригать белгечләре һәм казыйлар катнашында Корбан бәйрәмен үткәрүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткән.

Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәригать белгечләре һиҗри исәп буенча 1441 елда (милади буенча 2020 ел) Корбан гаете (Гыйд әл-әдха) 31июльгә туры килүен ассызклаган.

Дин белгечләре шулай ук Татарстан мәчетләре өчен Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазен уку, гает намазын башкару вакытларын билгеләгән: 31 июль көнне мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелу һәм Коръәннән аятьләр укый башлау тәкъдим ителгән. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре укыла башлаячак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.

Татарстан җирлекләре өчен Корбан гаете уңаеннан вәгазь-намазларны әлеге вакыттан да иртәрәк үткәрергә ярамый диелә.

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, шәригать белгечләре гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карауны сораган. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), бармакчалар, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Корбан чалу урыннары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Татарстанның Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык әҗәтләрне түләгәннән соң калган 16 000 сумны тәшкил итә (10 июль көненә бер грамм көмеш бәясе 27 сум тора). Корбан чалу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу (бу очракта кимендә 16 мең).

XS
SM
MD
LG