Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 100 яшьлек ветеранны үтерүчеләрне табучыга 500 мең сум вәгъдә ителде


Иван Несмеянов
Иван Несмеянов

Башкортстанның Кыйгы районы Леуза авылында яшәүче икенче бөтендөнья сугышы ветераны 100 яшьлек Иван Несмеяновны үтергәннәр.

Иван Несмеянов берүзе шәхси йортында яшәгән булган, балаларына күченергә теләмәгән. Күршеләре аның ишегалдында күренмәвен искә алгач, бу хакта хакимияткә хәбәр итә.

Беренчел тикшерүләргә караганда, аны газаплап үтергәннәр. Бу хәлгә кадәр "Бердәм Русия" фиркасе ветеранга зур SOS төймәсе булган уңайлы телефон бүләк иткән булган. Ләкин бу аны коткара алмаган, ул тиешле төймәгә басып өлгермәгән. Ветеранның орден-медальләренә тимәгәннәр, өен астын-өскә китергәннәр, идән астына яшергән зур күләмдә акчасын урлаганнар. Рәсми булмаган чыганаклар бер миллион сумга якын акчасы урлануын хәбәр итә.

"Бердәм Русия" фиркасе бүлекчәсе рәисе Рөстәм Әхмәдинуров фирканең интернет сәхисендә җинаятьчеләрне табучыга 500 мең сум күләмендә акча биреләчәген игълан итте.

Авылның бер кешесеннән ветераны үтерүгә катнашкан затлар турында шалтырату да булган.

Җинаять булган урында Башкортстанның эчке эшләр министры Роман Деев та булып кайтты.

Үтерелгән Иван Несмеянов сугыш вакытында Япония белән барган сугышта, Маньчжур операциясендә катнаша.

XS
SM
MD
LG